поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.08.2020 Җәмгыять

"Ул этнең күз карашын хәзер дә оныта алмыйм. Менә шундый юньсез адәм мин..."

Быел җиләк бер әкәмәт уңды. Урманнарда, болыннарда каен һәм җир җиләкләрен чиләк-чиләк җыйдык. Тау итәгендә кызарып пешкән җиләкләр артыннан күзләр йөгергәндә, иелеп, өзеп алам гына дигәндә аунап-тәгәрәп тә чүпләдек үзләрен. Үзебезнең болын җиләкләреннән тыш, күрше төбәкләргә дә чыктык җиләк артыннан.

Дөресрәге, җиләк түгел, әлеге дә баягы җыясы ризык йөрткәндер. Чәчәкләрнең хуш исләренә исереп, хозурланып җиләк җыйганда, яр буенда таягына таянып утырган абзыйны күреп имәнеп киттем. Болын никадәр матур булса да, җиләк җыеп йөргән җиреңнән күтәрелеп карауга, каршыңда сакал-мыек баскан ир-ат торса әлләничек бит инде. Куркуымнан үзем дә сәер күренгәнмендер инде, ул кеше үзалдына кеткелдәп көлеп куйды. Көлгәндә авызындагы ике теше дә күренеп алды. Сирәкләнгән, коелган тешләрне никтер агачлары череп юкка чыккан урманга ошатам мин. Ник алай, белмим. Юләр фантазиядер инде. Куркуымнан җиләклекне калдырып, дустым янына китмәкче идем, абзый кеше туктатты.

– Менә мондагыларын ник калдырасың, бигрәк эре бит, – дип кулындагы корыган таягы белән әле тегендә, әле монда эре җиләкләргә төрткәләде. Таякка таянган, бик бетерешкән карт та түгел кебек үзе. Таягы да болын янындагы агачлыктан алган корыган ботак. Җиләкче дустыма, мине югалтма, дип шул тирәдә икәнемне хәбәр иттем дә, җиләк җыюымны дәвам иттем. Мин җыям, таныш түгел кеше үзенекен сөйли.

– Без бала чакта, кайда булды икән ул җиләкләр. Җир җиләкне мал йөргән җирдә күп була, диләр. Кая алай булсын, безнең балачакта шушы тау итәкләреннән ике йөзләп сыер, хисапсыз сарык малы йөрер иде. Алар таптап киткән җирдә ничек җиләк үссен инде. Менә монда хәзер бер мал йөрми, ә җиләге ничек күп.

– Сез дә җиләккә килдегезме, ник җыймыйсыз, – дип кызыксынам. – Юк, җиләккә түгел, – диде уйчан гына. – Саф һава суларгамы? – дим сөйләштерәсе килеп.

– Әйе, шулай булсын, һава суларга булсын. Артык төпченә башладым ахрысы, дип, сорау бирүдән тукталдым. Мин җиләк җыям, ул мине күзәтә. Үч иткәндәй, нәкъ шул тирәдә бигрәк кызыл, эре җиләкләр.

– Син кем кызы соң, бер дә таныш түгел, – ди абзый бераз сөйләшми торгач.

– Мин бу якларга җиләккә генә килдем, күрше төбәктән, – дим. Реклама Бабай җанланып китте, күрше төбәк хәлләрен сорашты. Ерактан ук җиләккә килүемә гаҗәпләнде. Мин дә кабат сорыйсы иттем.

– Җиләк тә җыймыйсыз, сез нишлисез бу тау янында? – Дустымны көтәм, әнә, килә дә инде, – дип ашыга-ашыга торып басты да, кесәсен кармалап тау астына таба юл алды. Тирән, әмма сусыз, коры елгага таба төшеп баручы абзый нишли икән, дип тау өстенәрәк менеп күзәтә башладым. Абзыйның каршысына биш-алты көчек ияртеп, зур гына эт килеп чыкты. Этнең ачлыктан эчләре кысылып кергән, гәүдәсе озынаеп киткән. Балаларын да имезә торган вакытыдыр. Абзыйны күрүгә койрыгын болгый-болгый каршысына йөгерде.

Абзый ашыга-ашыга кесәсеннән алган пакеттан этнең ашарына салды. Ниһаять, дустының кем икәнлегенә төшендем. Дуслар бер-берсенең күрүенә шат иде. Берсе койрык болгап шатлыгын белдерсә, адәм заты дустының башыннан сыйпады. Абзый коры елгадан менгәндә җиләк җыюымны дәвам итә идем.

– Күрдеңме, карап тордыңмы? – диде ул. Ни дисәм ярар икән, дип дәшми калдым. Җавапсыз торуыма әлләни аптырамады.

– Тынычлык алып килде ул миңа, – ди. Ялгыз башым акылдан язарга кирәк, әле ярый аны очраттым. Бөтенләй гаҗәпкә калдым.

– Мин әшәке кеше бит, син минем кем икәнемне белсәң, әллә кайчан монда тормас идең, – диде дә ямьсез тавыш белән кычкырып көлеп җибәрде.

– Ярар, ярар, курыкма ул кадәр. Мин хәзер көчсез инде, элекке кебек явыз түгел, әшәкелекнең кире кайтасын аңладым, тимим. Тик, соң аңладым. Череп беткән иске йортымда үзем генә калгач аңладым. Чересә дә минем гомергә җитә әле ул. Бу кадәр гөнаһ белән озак яшәмәм. Саулык та шалтырый инде хәзер, ишетәсеңме, аяклар шыгырдый, – дип бер торып, бер чүгәләп тә күрсәтте бу сәер абзый.

– Кайбер көнне өйдә үрмәләп кенә йөрим. Эт булып улыйсы килгән чакларым бар. Ашау булмаганнан түгел. Күршеләр ашарга кертеп тора. Ялгызлык эт булып улата да икән ул. Үсмер вакытта бик юньсез идем. Ул чакта аны батырлык дип аңлаганым инде. Үзебез эт, песи асрамадык. Өйдәгеләр яратмады. Ну, күрше-тирәләрнең песиләре гел бездә иде инде. Берара кечкенә чебиләрне тота башладылар. Шуннан әби күршенең песиен үзенә әйтми генә фермага илтеп куярга кушты. Фермага алып барып куйдым. Иртән йокыдан торышка кайтып җиткән. Берзаман, яз көне бәбиләде бу, дүрт баласы бар. Моның кадәр песи аяк арасында буталып йөри башласа, җәй җиткәч бер чеби дә үсмәячәк, диде дә әби, күзләре дә ачылмаган песи балаларын авыл читендәге елгага алып барды да, суга батырып үтерде. Икенче юлы мин килеп йөри алмам, өйрәнеп кал, диде.

Чынлап та әби ул җәйне күрә алмады, үлде. Әллә сизенгән тагын. Шуннан ул эш миңа калды. Никадәр песи балалары, көчекләр узды минем кулдан...

Абзый кешенең дулкынланудан тавышы калтырап чыкты.

– Шул көчекләр күз яше, өйләнә дә алмадым. Андый “эшем” барлыгын белгәнгәдер авыл кызлары чит итте. Кызлар дип үзем дә аһ итмәдем, аракы эчтем. Ул эшләрне аракы эчми генә эшләп буламы инде? Яшерәк чакта ук казалар күрә тордым. Менә бер кулның ике, икенче кулның бер бармагы юк, күрәсеңме? Шул көчекләрне юк иткән куллар бит бу. Бармаклар кышкы салкында юкка гына өшегән дисеңме? Соңгысында ана этне юк иттем. Яраланган, урам эте иде, хуҗасыз. Безнең якка каяндыр килеп чыгып, ияләнгән иде. Ташлап калдырган булганнардыр инде, тукталышларда эт ташлап калдыручылар хәзер дә бар бит ул. Урамда бәйсез эт йөргәч, өрмәсә дә куркыта бит бала-чаганы. Мин тоттым да агу ашаттым эткә. Бала-чаганы куркытмасынга яхшылык эшлим, янәсе. Җүләр булганмын. Ул этнең күз карашын хәзер дә оныта алмыйм.

Төнгә керергә дә куркам кайчак. Шул эт каршыма килә дә баса. Әле ярый менә бу дускайны очраттым. Ашарына бирә-бирә чак ияләндердем, элеккеге гөнаһларым аз гына булса да кичерелмәсме, дим. Аны алып килеп ашаткач, тынычланам бераз. Күршеләр керткән итле ризыкларны бик теләсәм дә ашамыйм, шушы дуска алып киләм.

Өемдә җиде песием бар, ялгызлыктан алар белән юанам. Кайчакта куркып калам үзләреннән. Үзем үтергән песиләр җаны бар кебек аларда. Менә шундый юньсез адәм мин.

Балаларың бармы синең? Малаймы, кызымы? Минем турында сөйлә аларга. Алар болай эшләмәсен. Кайда эшлисең? – Язгалыйм. – Менә, бик әйбәт, яз минем турында. Авылымны да, исемемне дә язма, ансы кирәк түгел. Хайваннарны каһәрләргә ярамый, үзеңә кире кайта...

Зәмирә Сәмигуллина

Фото: https://pixabay.com/ru

 

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»