поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.08.2010 Экология

КАЙДА СИН, ЯҢГЫР?!

Ялыктырды бу эсселек! Күпләр чын-чынлап депрессиягә бирелә, куркуга төшә башлады. Вәгъдә ителгән яңгырларның исе дә килми, иртәнге сәгатьләрдән үк кыздыра, кайбер районнарда май аеннан бирле тамчы да тамганы юк.

Шәһәрдә

 

Диңгез буе, җылы яклар бер якта торсын, үзебездә «курорт». Эсселектән котылу өчен кайберәүләр юеш простыняларга уранып та утырып карый, көне буе диярлек душтан чыкмый. Җилләткечләр дә әллә ни файда бирми. Хәер, быел бик кирәкле җиһазга әйләнгәч, аларны табып та булмый. Базарларда исә, моннан файдаланып, 200 сумлык «кытай» вентиляторын 1500 сумга тәкъдим итәләр... Җиргә басып торыр хәл юк, асфальт пешерә. Белгечләр, 2 сәгать буе эрегән асфальтта басып торсаң, аннан бүленеп чыккан начар матдәләр тәэсирендә кешенең сәламәтлеге бик нык какшый, хәтта ике елдан кеше бөтенләй хәлсезләнергә дә мөмкин, диләр. Янгыннардан чыккан сөрем турында әйткән дә юк инде... Кичләрен һава суларга чыккан әбиләр үзләре белән табакка су алалар, башларына бөркеп, кулларын чылатып утыралар.

 

Авылда

 

Авылда азрак һавалырактыр, дип кайтсак, анда да әллә ни аерма юк икән. Дөрес, кичләрен рәхәтрәк. Бу вакытларда ел да авылда мәш килеп кыяр тозласалар, компот япсалар, варенье кайнатсалар, быел берни эшлисе килми. Өй кыза, яшелчәләре, җиләк-җимеше дә юньләп юк, шикәр комы да кыйммәтләнде. Бакчаны күргәч, гаҗәпкә калдым. Кишерләр чәнти бармак буе гына, яфраклары кояштан шәлперәеп төшкән. Җиләк, шомырт кипкән. Чия, слива бөтенләй юк, чәчәк бөреләре кышкы салкыннарда өшегән иде. Бәрәңгенең саплары кибеп беткән, чабасы да юк. Быел уңышы да мактанырлык түгел аның: бәрәңге күгәрчен йомыркасы кадәр генә йә бөтенләй тамыр гына чыга. Түтәлләргә һәркөн су сипкән булсак та, күрәсең, яңгырны берни алыштыра алмый торгандыр...

 

Су дигәннән, күп җирдә яшелчәгә түгел, эчәргә дә юк әле ул. Су басымы түбән булганга, өйдәге краннарга килеп җитә алмый, ди.

 

Суалчаннар, еланнар...

 

40 градуслы челләне кешеләр генә түгел, хайваннар, бөҗәкләр дә авыр кичерә. «Тавыкларның аяклары авырта, көч-хәл белән йөриләр», – ди әни. Сыерлар да көтүдән сусап, салмак кына кайта. Казларга чыпырдап ятарга су юк. Елга һәм сулыклар кипкән, җир ярылып беткән. Казысаң, бер суалчан да табып булмый. Безнең абзарга ел саен карлыгач оялый иде. Соңгы көннәрдә алар да каядыр юкка чыкты. Гомумән, черкиләр, кигәвеннәр, хәтта колорадо конгызлары да сирәгәйде хәзер.

 

«Иртә белән торып чыксам, бакчабызда елан шуыша, озынлыгы бер метр чамасы бар, нишләргә белмичә, кул астындагы көрәкне алдым да китереп бастым. Үзем кычкырам, елан бәргәләнә. Көрәкне алсам, үземне чагарга мөмкин. Алмасам да куркам, әле ярый күршеләр керде», – ди Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында яшәүче танышым. Баксаң, аларда еланнар күпләп күренә башлаган икән. Кыяр түтәле арасында, мунчаларда, бәдрәфләрдә, өйләрдә дә очрыйлар, ди. Имеш, дым яратучы еланнар кояшта тиреләре кипшенеп нишләргә дә белми газапланалар икән, кая барып бәрелергә белмичә, авылларга да таралганнар.

 

Казан (Идел буе) федераль университетыннан умырткалар зоологиясе кафедрасы доценты Валериан Гаранин исә: «Еланнарга иртәнге чык җитми, шуңа алар сулы урыннар эзли. Аларга безгә кыен булган кебек үк авыр. Кайбер районнарда аларның 30 еллап күренгәннәре юк иде. Бездә яшәүче гади зәһәр еланнар да «Кызыл китап»ка кертелгән. Шуңа да аларны берничек тә үтерергә ярамый», – ди.

 

Соңгы вакытта ашыгыч ярдәм хезмәте станциясенә бал кортлары һәм шөпшәләрдән зыян күрүчеләр шактый мөрәҗәгать иткән. Иң куркынычы – бөҗәкнең агуы телгә эләгү, ди табиблар. Бу вакытта агу турыдан-туры канга күчә икән. Моның өчен җиләк-җимешләрне әйбәтләп юып, карап кына ашарга кирәк. Табигатькә чыкканда чәчәк исен хәтерләткән хушбуйлар кулланудан тыелып торуың яхшырак. Бу ис шөпшәләрне ярсытырга сәләтле. Гадәттә, авыл җирендә корт тешләгәнгә әллә ни игътибар бирмибез шул. Салкын әйбер куябыз да, шуның белән шул. Ә төптәнрәк уйласаң, шөпшәләр, чебеннәр кебек үк, эчәк инфекциясе таратучы да булып торалар. Аннары шөпшәләргә, бал кортларына аллергия булган кешедә, чакканнан соң, сулыш буылу, хәлнең начараюы да күзәтелергә мөмкин.

 

ТР буенча Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең дезинфекция бүлеге башлыгы, табиб Светлана Ромас: «Янәшәгездә очып барган бал кортын үтерергә тырышмагыз, кортны куганда кискен хәрәкәтләр ясамагыз, тәрәзәләргә челтәрләр куегыз, баллы әйберләрне, әйтик, сок һәм вареньеларны ачык килеш калдырмагыз», – дип киңәш итә.

 

Августта нәрсә көтелә?

 

РФнең ТР буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, август аена тынычландырырлык фаразлар юк. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә 2-3 баллы җир тетрәүләр күзәтелергә мөмкин. Яшенле яңгырлар, давыллар булуы да ихтимал. Көчле эчәк инфекциясе, сальмонеллез, дизентерия авырулары таралуы бар.

 

Урманнар януы да тиз генә туктамас, мөгаен. Аеруча Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама якларына куркыныч яный. Росгидромет фаразлары буенча, августта һава температурасы нормадан югары булыр дип көтелә. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, август уртасыннан яшенле яңгырлар, температураның 30 градуска кадәр төшүе күзәтеләчәк. Хәер, фаразлар фаразлар белән, Аллаһыныкын беркем белми, тели икән – яңгырын яудыра, тели икән – кояшын чыгара.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ | 12.08.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»