|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2020 Дин
Раяз Фасихов: “Аллаһка шөкер, бернигә карамый, быел да гает намазын укып, корбан чалу бәхетенә ирештек!”Бүген күп кенә җырчылар, иҗат әһелләре, танылган шәхесләр үзләренең инстаграм-битләрендә мәчетләрдән фотолар элде. Кемдер Корбан гаетен Казанда уздырган, кемдер туган авылында. Раяз Фасихов исә өченче вариантны сайлаган. Бәйрәмне ул туган җиреннән һәм яшәгән җиреннән читтәрәк – Чистайда үткәргән. “Аллаһка шөкер, бернигә карамый, быел да гает намазын укып, корбан чалу бәхетенә ирештек! Аллаһ кабул итсен! Бәйрәм белән!”, - дип яза Раяз инстаграмда. Ни кызык, Фасиховның соңгы ике посты мәчет темасына. Әле бер көнне генә Раяз Фасихов Югары Курсада мәчет ачылышында катнашты дип язган идек.
Бу нисбәттән, Раяздан дуслары бераз шаярта да башлады. “Мәчеттән мәчеткә генә йорисең, мулла гына булырга кирәк сиңа”, - дип язалар аңа.
“Йөрмәсәң, динсез диләр. Йөрсәң – мулла диләр. Мин бит традиция ягындагы кеше генә”, - ди Раяз.
--- |
Иң күп укылган
|