|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2020 Җәмгыять
«Традицияне өзәсе килмәде» - 42нче «Фәйзуллин йөзүләре»дә 8 кеше генә катнашты ФОТОрепортажБүген 30 июль көнне Казанның Тирән күлендә «Фәйзуллин йөзүләре» узды. Билгеле сәбәпләр аркасында ул кечерәк форматта иде. «Традицияне өзәсе килмәде», - диде Равил абый «Матбугат.ру»га. Аңлашыла. Бәйрәмнең зур тарихы бар. Быел ул 42нче тапкыр үткәрелде. Бер елны да калганы юк. Кайбер елларны бу бәйрәм ярыш форматында да уза иде. Әлбәттә, ярышка теләгән кешеләр генә керә. Башкалар исә үз рәхәтенә йөзә. Быел ярыш булмады. Алдан ук дуслык җиңде. Шулай да, Данил Гыйниятов белән Равил Фәйзуллин бу бәйрәмгә ел да ныклап әзерләнеп килә – йөзәргә дип! Бүген Тирән күлне алар периметр буйлап йөзеп чыкты. Алардан Альфрит Гаффаров калышмады диярлек. Бу ара якынча 1,5 чакрымны тәшкил итә. Иҗатчы-спортчылар аны 50 минутта узды.
Иң мөһиме – бер очрашу һәм аралашу. Елдагыча су буенда кечкенә генә табын корылды. Язучы һәм фотога төшерүче басмалардан бары тик “Матбугат.ру” гына бар иде. Шуңа күрә әлеге фотоларны утырып, тәмпләп карагыз.
Ә видеолары – безнең инстаграмда: https://www.instagram.com/matbugat/
--- |
Иң күп укылган
|