|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2020 Криминал
Хатынын балаларының күз алдында үтергәнКичә, 29 июльдә, Чиләбенең Сатка районында җанөшеткеч хәл була: Алексеевка авылы янында 30 яшьлек хатынны үтерәләр. Чиләбе өлкәсе тикшерүчеләре үтерүдә шикләнелүче иргә карата җинаять эше ачкан. “Синегорье” басмасы язуынча, җинаять кылуда шикләнелүче ир һәм аның үлгән хатыны Башкортстанның Белокатай районында яшәгән. Хатын йорттагы эшләрне алып барган. Фаҗига буласы көнне гаилә стоматологиягә барган.
Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, юл буена туктаган машина салонында ир белән хатын арасында бәхәс кабына. Ир тормыш иптәшеннән социаль челтәрләрдәге язышуларын һәм фотоларын күрсәтүне таләп итә. Хатын үз телефонын “блокировка”дан алудан баш тарта. Шунда ир аны канцелярия пычагы белән тукмый башлый. Аннары юл читенә сөйрәп чыгара һәм тагын берничә тапкыр пычак кадый. Алган җәрәхәтләрдән хатын җан бирә...
Бу коточкыч явызлык 2 һәм 4 яшьлек кызларның күз алдында кылына. Әле сабыйлар картәниләрендә.
Бу хәлгә юлдан үтеп барган автомобильләрдәге кешеләр дә шаһит була.
Тикшерү ведомствосыннан әйтүләренчә, ир кеше кулга алынган. “Әле җинаять эшен тикшерү дәвам итә”, – диләр.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: www.province.ru/ соцсети
--- |
Иң күп укылган
|