поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.07.2020 Медицина

“Чыкканда акча сорасалар, бирмәгез!”: Алмаз Хәмзинның коронавирус госпиталендә күргәннәре

"Бакча эчендә госпиталь Ишекләре язулы...". Фатих Кәримнең шундый шигъри юллар белән башланып киткән поэмасын искә төшерәм дә, үзем яткан бүлниснең тәрәзәсеннән урамга карыйм. Таң атып килә. Менә-менә каршы як йортның түбәсеннән калкып, кояш нурлары күзне чагылдырыр.

Әлбәттә, мин бөек шагыйребез кебек аяусыз сугыш яралысы түгел, бүгенге афәт – таҗлы вирус кармагына эләккән авыру гына. Шулай да шактый егәрле ахрысы, монда кергәнче телевизордан нихәтле алыптай егетләрне егып салган – ухылдап, саташып ятканнарын күргән идем. Медсестралар яннарыннан китми, әллә нинди уколлар, гомер ишетмәгән исемдәге антибиотиклар канга агызалар, системалар куялар, кислород сулаталар. Һәр авыру караваты нечкә көпшәләр белән чуарланган. Үзем дә шул процедураларны үткән кеше. Ә бит баштагы хәлем шактый авыр халәткә дучар иде.
 
Бу бүлнис тә госпиталь дип атала. Аларның аермасын бик аңлап бетермим. Шунысын сизәм: табиблары чын профессионаллар. Тик, киемнәре барысының бертөсле булгангамы, кайсысы кем – белеп булмый. Ярый әле түшләренә, аркаларына исемнәрен язып куялар. Өстәп, йөрәк рәсеме дә ясыйлар, елмайтып. Водолазлар кебек, килбәтсезрәк кыяфәттә йөрсәләр дә, яраттыралар үзләрен, эшләре тыгыз булса да. Һич иренми сөйләштерәләр, хәлләрне сораштыралар, борчылуларны басалар – рәхәтләнеп китәсең, терелеп дигәндәй.
 
... Сүз башым таң атып килүдә иде бит. Караватта яткан килеш каршы яктагы урам йортының түбәсенә карыйм. Анда һәрвакыттагыча кукраеп кына карга утырыр. Урынын һич алыштырмас. Аптырыйм... Нигә шулай? Ә бүлмәдә, өстәл артында чаңгычы башлыгы киеп, элек каравылчы булып эшләгән минем кебек үк авыру Әнвәр утыра. Иң өстеннән салынып төшкән футболкасы артык зур булгангадыр, гел кыек киелгән булыр. Ыштаны чалбарга да охшаган, трикога да, төбе тезенә кадәр салынып тора. Миңа ул бер мизгелдә түбәдәге карганы хәтерләтеп куя. Моңсу йөзен өстәлгә салган китабына төбәп, ирен кырыйларын кыймылдата. Китап уку рәвеше шундый.
 
Әнвәр укуыннан туктап, анда-монда миңа карап ала. Уянмады микән ди бугай. Мин шуны сизеп, ул күргәнче, күзне йомып өлгерәм. Ни өчен, дисезме? Чөнки Әнвәр минем уянганны белсә, тагын теге ... үзен ничек итеп, чирләмәгән килеш урамнан машинага тыгып, көчләп алып киткәннәрен сөйли башлый. Әле акча да сорадылар, дип әйтергә дә онытмый. Температурам да, кан басымым да нормальный иде ди. Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең. Безгә гел тукып тора: “Чыкканда акча сорасалар, бирмәгез!” – дип кисәтә. Аның белән булган хәл чынлыкка охшамаган нәрсә бит инде... Болай карап торырга да әйбәт кеше, югыйсә...
 
Гомере буе каравылчы булып эшләгән ул. Күзләре – йөз метр ераклыктагы чебенне күрә, алга авышып торган колагы, локатор кебек әллә нинди кыска дулкыннарны тота, борыны да очлаеп, махсус ис сизәргә беркетелгән прибор сыман. Ике йөз метрлы коридорның түр башыннан ашамлык китерергә чыксалар, ул беренче булып өстәл артына елыша. Менә шундый могҗизалы 35 яшьлек авыру. Авыру, дисәм, ул үзенең чирле икәнен танымады. Аңа барыбер безгә биргән таблеткаларны, уколларны, системаларны, антибиотикларны дыңгычладылар, организмы үзгәрмәде, төскә-биткә матураеп кына китте. Шулай, дәвалану килеште бугай үзенә.
 
Аның турыда язсаң кызыклар күп. Менә тагын берсе: ул укый торган китапның исемен әйтмәдем бит әле. Александр Дюманың “Граф Монте Кристо” китабы. Ике атна дәвалану дәверендә Әнвәр менә шуны укып бетерде. Игътибарга лаек тагын бер гадәте – авыз эченнән гел җырлап йөри. Озаграк тыңласаң, нинди җыр икәнен аңларлык. Иң яратканы, мөгаен, менә монысыдыр:
 
Кояш-кояш мәңге балкый,
 
Мәңге нур сибә.
 
Кояш гомере телим мин,
 
Әнием, сиңа...
 
Тагын бер могҗизасы. Беренче көнне үк, палатага урнашкач, кесә телефоны чинап интектерә иде аның. Дәваланып чыгып киткәнче шулай булды. Болай: ул аны зарядкага куя да, моны чакырып чыйный башлагач, иң беренче розеткадан вилкасын тартып ала (нигә шулай итә торгандыр инде?), кайсыдыр кнопкасына басып, телефонын сүндерә (сүндергәнен белми) һәм сөйләшә башлый: “Мин әле бу. Кем шалтырата?” Берничә тапкыр шул сүзне әйтә дә, яңадан зарядкага куя (телефоны аптырап беткәндер инде зарядкалаудан). Тәки җүнләп сөйләшә алганы булмады аның туганнары белән. Аптырагач, шалтыратмый-нитми өчпочмак, бәлешләр, тәм-томнар җибәрә башладылар. Сүз боткасы белән сыйлау бетте, күчтәнәчләр килә, ашап өлгерә алмый. Абзыйны бәхет басты.
 
Палатада без – дүртәү. Болай урнаштык: бер стена кырыенда Равил Әскаров – профессиональ шофер, рефрижератор белән ярты Аурупаны гизеп чыккан кеше, уртада – мин, ишек янындарак җирдә – таджик егете – Алишер Османов, Казанга акча эшләргә килгән гастарбайтер. Әле ике ай гына эшләргә өлгерү белән әлеге зәхмәтле чирне эләктереп, көне-төне телефонында уйный. Ә безнең инде беркадәр сезгә дә таныш Әнвәребез каршы як стена янындагы үзенә бер аерым уентыкта ята. Аңа урын иркен – ике карават куярлык. Шуңа күрә без аны “олигарх” дип атадык. Каршы килми тагын – үртәлми дә. Һәр ошатмаган киңәшкә: “По лампочки!” дип түшәмдәге лампочкага төртеп күрсәтә. Үзенә күрә түгел... Шуңа күрә без аңа кытайчарак итеп, кушамат тактык шул сүзе белән. Үпкәләми.
 
Күрше койкадашым Равил Әскаров ярата иде инде аны чыгырдан чыгарырга. “Төнлә йокларга чишенеп ят!” – ди. Ә моңа әйттең ни, әйтмәдең ни. Юрганын аска җәя дә, өч кат свитер һәм шул хәтле трико киеп, калын оекбашлары, чаңгычы башлыгын башына батырып йокыга тала. Нишлисең, профессиональ каравылчы булгач, гадәте калгандыр.
 
Шулай, шаяргалый башлыйсың икән ул бераз сәламәтләнә башлагач. Әле госпитальгә кергән чакта барыбыз да чагыштырмача кукрайган күгәрчен яки карга кебек булсак, хәзер бөркетләнә башладык. Равил дә миңа кызыклы сәяхәтләренең кайбер мизгелләрен сөйли. Аның гомере тәгәрмәч өстендә үткәнгә күрә хикәяләре дә шуңа бәйле. Мин бит инде совет системасында үскән кеше, һәрвакыт ул җәмгыятьнең камиллеге турында гына фикер йөртә идем. Ә менә Равилнең эшчәнлеге аркылы төшенә башлыйсың, бар да мин уйлаганча булмаган икән. Менә ул әйтә. Латин Америкасыннан кайтарылган яшел кофе ярмасын Австриягә хәтле алып барып, шунда киптереп, порошок сыман массага әверелдереп, матур банкаларга, савытларга тутырып, кабат Русиягә озаталар... Әлбәттә бәясен икеләтә, өчләтә күпертеп...
 
Равилнең Белградны НАТО бомбага тотып, бөтен Югославияне таркаткан чактагы вакытта шул ил юлларында йөргән маҗараларын тыңлап, колакларың торыр. Сәясәткә биреләсем килми, әмма хәйләкәр Аурупа күндәм Русияне сыгып яшәгәнен төшенергә була.
 
Ярар... Безнең палатада тагын бер зат – таджик егете бар дидем бит инде. Ни өчен бу якларга килгәнен дә беләсез. Үзе әйтүе буенча – анда эш юк, булса да аз түлиләр. Урысча белә. Үзбәкчә дә сөйләшә. Үзләренчә төне буе лакылдашалар телефоннан. Татарча аңлыйсыңмы дип сорыйм. Аңлыйм ди. Каян өйрәндең, дим. Телебезнең үзбәкчәгә охшаганын әйтә. Терелеп чыкканчы, ике атналап урыныннан тормады дип әйтсәң дә була. Оят җирләрен капларга бер трусигы бар һәм телефоны... колагына терәргә. Ашарга кертсәләр тора да, чемченеп утырганнан соң бәдрәф аркылы үтеп, караватына чума. Инде менә төнлә йокы бирми. Аңа: “Алишер, телефоныңнан тынычрак сөйләш әле”, – дисәң дә, беркавымнан оныта. Памир тавының бер ягындагы дусты белән икенче яктагы үзе телефонсыз сөйләшәләрмени. Тәки өйрәтә алмадык без аны тәртипкә. Милләтара тынычлык, дуслык хакына, үзебез тындык.
 
Көннәребез, төннәребез бер-берсенә охшап, үтә торды. Менә тагын иртүк – сәгать биштә палатабызга стойкага элгән шешәләр шылтыратып медсестралар керер. Кан юлларыбызга антибиотиклар агар. Ниндидер флаконнардан шифалы система сыекчалары тәңгә йөгерер. Корсакка кан сыегайту уколын чәнчеп китәрләр. Пробиркаларга анализ өчен кан суыртырлар. Бәдрәфкә кереп, бәвел өчен контейнер тутырып чыгарбыз. Жәлке что-ли? Әйдә тоталар ич, көннән көн савыга барасыз, дип. Телләре тәмле шул медсестраларның, тыңлап торсаң да тереләсең.
 
Ә менә хезмәтләре бик авыр, бик, бик... Бу очракта без – авырулар аларны кызганабыз. Гаиләләре бар, балалары. Водолазлар шикелле йөриләр бит. Тегеләр су кермәсен дип, ә бу кызлар – чир кермәсенгә төренеп, уралып. Сораганым да булды берсеннән: “Сеңлем, сулыймы соң бу кием?”. Эндәшми. Ләкин әйтеп куйды. “Кичкә таба, Алмаз абый, күз күрми башлый”, – дип. Шулайдыр. Алагаем күзлекләре аркылы караган карашларында барыбер нур балкый әле. Рәхмәт Сезгә коткаручыларыбыз! Барлык халкыбыз исеменнән! Үзегезне Ходай ярдәменнән ташламасын! Сәламәтлек, сәламәтлек телибез!
 
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.07.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»