|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2010 Җәмгыять
“ПРОБЛЕМ ЮК!” АБЫЙРедакциябез хезмәткәре Әхмәтша Асянов 60 яшьлек юбилеен үткәрергә җыена дигәч, күпләребез, гаҗәпләнеп, кат-кат төгәллек кертте: “Чыннан да алтмышмы?” Төс-кыяфәтенә зур игътибар бирүче, үзенең фикерен һәркайда да җиткерүче, һәртөрле вакыйга турында да сөйләшергә, уйлашырга әзер булучы, гел яшьләр янында кайнашучы, наян Әхмәт абый егетләргә дә, шахматистлар әйтмешли, фора бирерлек. (Бик урынлы гыйбарә булды әле бу, чөнки Әхмәт абыйны шахматта һич тә отарлык түгел. Үземне яхшы уйныйм дип исәпләп йөрсәм дә, Әхмәт абый белән ничә тапкыр уйнадым, әмма бары бер мәртәбә генә ничьяга ирешә алдым.) Ул кайвакыт үгет-нәсихәтләре белән, йә булмаса гедонистик сүз куертулары белән ачу да чыгара, ләкин эчкерсез сөйләшеп китсәң, бу кешенең гаять зур тормыш тәҗрибәсе туплаганын, шактый сынауларга дучар булганын сизми мөмкин түгел.
Әти-әнисе чыгышы белән Пенза өлкәсе татарлары булса да, гаиләне алар ерак Әзәрбайҗан башкаласына барып корганнар. Әхмәтша шунда дөньяга килгән. Үзен татар дип таныса да (татарчасы чамалы, акценты көчле икәнлегенә ишарә итүчеләргә “мин Пенза мишәре” дип авызларын яба), әзәриләр арасында үскәнлектән, бу мәдәниятнең, андагы халыкның фикерләве аңарда бик тирән эз калдырган. Кайчак ул безнең аптыраулы карашларыбызга игътибар итмичә, әзәри музыкасын бирелеп тыңлый, аннары көенә кушылып җырлый башлый. Ул як кешеләренә хас тагын бер сәләте бар һәм аны редакция коллективы танырга мәҗбүр: Әхмәтшабыз тәмле итеп ризык әзерләргә маһир. Пылау пешерү турында ул сезгә бер сәгатьлек лекция укый ала. Төрле яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең, тәмләткечләрнең үзенчәлекләре, составлары, табынга ничек китерелүләре турында сиңа бер дөнья ачкан кебек сөйли белә. “Ватаным Татарстан“: өйдән-өйгә” акциясен уздырып, республиканың төрле районнарына командировкалар белән барганда, хезмәттәшләрен ашатуны ул үз өстенә ала. Берсендә кызлар, үзебез әзерлибез дип, кухня бүлмәсендә кайнашканда, Әхмәт әфәнде түземлеге җитмичә, алар янына кереп китте дә үзенең киңәшләре, күрсәтмәләре белән тинтерәтә башлады. Кыскасы, кичке аш әзерләү түбәндәгечә тәмамланды: Әхмәт әфәнде барысын да үзе пешерде, кыздырды, әзерләде. Бары тик турау-кисүне теләр-теләмәс кенә кызларга ышандырды. Һәм савыт-саба юуны. Сүз уңаеннан, “Ватаным Татарстан“: өйдән-өйгә” акцияләре барышында арабызда газетага иң күп яңа әбунәче табып бирүче Әхмәт абый булды.
Әхмәтша Асяновка Казахстанда югары белем алырга (ул математика укытучысы), Үзбәкстанда, Таҗикстанда эшләргә туры килде. “Мин анда күп нәрсәгә ирештем. Гаиләм, балаларым, өем, машинам бар иде,” – ди ул. Ышанмаслык түгел, чөнки Әхмәт абыйның кешеләр белән җайлап сөйләшә белүен, бөтен җиргә дә шома гына үтә алуын, теләсә нинди проблеманы хәл итә алуын шик астына алырлык түгел. Аның яраткан сүзе дә: “Проблем юк!”
“Тик 1991 елда, СССР җимерелгәч, чуалышлар башланды, миңа барысын да ташлап китәргә туры килде. Казаннан булган хатыным Татарстанга кайтабыз дип үгетләде. Минем бер дә китәсем килмәде, әмма һаман саен ешрак ишетелгән ату тавышлары гаиләмне тизрәк юлга озатырга кирәклеген аңлатты. Үзем исә булган мал-мөлкәтебезне сатарга калдым. Ниһаять, Казанга килеп, телевизорны кабызып карасам, без Таҗикстанда яшәгән җирләр ут эчендә иде инде.”
Әхмәт әфәнде өен ничек итеп үзе төзегәнен сөйләргә ярата. Тегеннән алып кайткан акча монда кирпеч алырга гына җитте, ди. Төзелеш өчен кирәк-яракларны ул, якташларына хас елгырлык белән, юк җирдән таба (дефицит вакыты бит!), бер әйберне икенчесенә алмаштыра. Спорт костюмын, кроссовкаларны, келәмнәрне ничек итеп идән такталарына алыштыруын әле һаман да үз-үзеннән канәгать булып, көлә-көлә сөйли.
Акча кирәк. Ә Урта Азиядән килгән кеше монда кайда эш тапсын? Әлбәттә, сәүдәдә. Шулай итеп ул алыш-биреш тармагына кереп китә. Берничә елдан гына безнең редакциягә килеп, реклама һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә башлаган. Әкренләп җайланган тормышын исә тагын бер сынау көтә. Хәтәр сынау. Хатынын яман чир егып сала. Әхмәт әфәнде балаларын мәктәпкә әзерләп җибәрә, эштән бушаган вакытта катлаулы операция кичергән хатыны янына хастаханәгә бара. Авырулар янына керү тыелган булса да, ул тәрәзәдән хатыны янына үтеп керә. Соңгы көннәрен хәләл җефете ир кулында үткәрә. “Ярасын бәйләдем, авыртуны киметергә булыша торган дарулар кадый идем, әмма хатын барыбер коточкыч сызлау кичерде, Аллам сакласын”, – ди ул.
1992 елның августында хатын ире кулында үлә. Кызына – 11, ә улына әле 7 яшь кенә иде. Ул, ике кечкенә сабые ятимлек ачысы тоймасыннар дип, бүтән хатынга өйләнмәгән. Әни назын да, әти киңәшен дә ялгызына бирергә туры килә. Яшьтәшләреннән ким-хур итмичә, тәрбияләп үстерә. Икесенә дә югары белем биргән, башлы-күзле иткән. 1995 елда авыру әнисен Бакудан Казанга алып кайта һәм соңгы көннәренә кадәр карый. Күптән түгел генә бабай да булган менә. Азапланып төзегән теге өендә, хәзер инде бер үзе яшәсә дә, ул һаман да туганнары дип яши, безгә гел кызы һәм улы белән мактана.
Менә шундый язмышыннан зарланмыйча, бар проблемасын чишә белүче хезмәттәшебез бар безнең.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|