поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.07.2020 Авыл

Авыл туризмына өмет бармы, яки Казан арты тулы тамаша (ФОТО)

Соңгы елларда Татарстанда авыл туризмын үстерү турында күп һәм еш ишетергә туры килә. Бу юнәлештә шөгыльләнүчеләр дә юк түгел. Ни кызганыч, аларның күбесе турында халык, җирле җитәкчелек кенә белми, туристлык оешмалары да хәбәрдар түгел диярлек. Чөнки өске даирәдә сөйләнгән сүз күбрәк һаман да шул телдә, кәгазьдә кала кебек, тәртипкә салынып, тормышка ашырылмый.

Әйе, Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай шәһәрләренә туристлар хәзер күпләп килә. Аларны таныту өчен күп көч куелды һәм бу аклана сыман. Ә бит бик теләгәндә Татарстанны тулысынча этник туризм аша да танытырга булыр иде.

Бүгенге көндә республикада авыл туризмы белән шөгыльләнүче дистәләгән хуҗалык бар, төгәл саны билгеле түгел. Туристларны алар хәлләреннән килгәнчә  үз көчләре белән җәлеп итә. Кайберләре турында интернеттан азмы-күпме мәгълүмат табарга да мөмкин. Мәсәлән, Биектау районы Ямаширма авылындагы Габделәхмәт Котдусовның «Татар страусы» туристлык комплексын байтак кеше белә. Чөнки, беренчедән, алар ун елга якын эшли, икенчедән, Казанга якын урнашкан. Биредә кунакларны Африка һәм Австралия страусларыннан тыш, аккош, күркә, фазан кебек кошлар белән  таныштыралар, йорт хайваннарын кулда ашаталар. Балалар белән ял итү өчен менә дигән урын.

Котдусовлар гаиләсе елына якынча ике меңгә якын турист кабул итә. Хуҗаның сүзләренә караганда, авыл туризмы белән уңышлы шөгыльләнү өчен туристлык комплексы Казаннан ерак булмаска тиеш һәм бу эш белән яну кирәк. «Чынлап торып кызыгып, җиң сызганып тотынсаң, авыл туризмы – бик перспективалы өлкә», – ди Габделәхмәт Котдусов. 

Мәркәзебезгә терәлеп урнашкан Яшел Үзән районы Норлат авылы да туристлар арасында популяр. Монда аларны  Ләлә Хаҗипова җитәкчелегендәге «Авыл утары» биләмәсе каршы ала. Шушы салада ишле гаиләдә туып үскән мөлаем бу ханым кәсебен абыйсының ике катлы йортында балаларга җәйге лагерь оештырудан башлаган. Хәзер инде Норлатка олылар да теләп кайта. Монда туристлар тулаем авыл тормышына чума: сыер савалар, куян ашаталар, атта йөриләр, балык тоталар, мунча керәләр, пекарняда икмәк пешкәнен күрәләр, көянтә-чиләк белән чишмәгә суга баралар, махсус салдырылган агач музей-йортта авыл тарихы белән танышалар, үз куллары белән йон эрлиләр, Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри музеена сәяхәт кылалар, умарталыкта кәрәзле бал белән чәй эчәләр...

Кыскасы, тәнең дә, җаның да рәхәт чигә. Ләлә ханымны туристлык шултикле канатландырган, ул хәтта Казандагы фатирын сатып, җир алып, үзе дә ике катлы йорт җиткергән. Урманда алан арендалап җәйге чатыр корып куйган.

«Күптән түгел илле кешелек төркем – Әстерхан татарлары кунак булып китте, – ди ул. – Туристлар өчен шартлар яхшы. Бүлмәләрдә икешәр, өчәр кеше яши, мунчабыз шәп, «свежий» авыл ризыклары белән сыйлыйбыз. Әстерхан татарлары авылыбызны шултикле яратты, хушлашканда күзләре яшьләнде. Аларга кадәр ике көн Төркия эшкуарлары ял итеп киткән иде. Рәхәтләнеп мунча керделәр, урманга бардылар. Футбол чемпионаты вакытында Польшадан килгән җанатарлар да тагын кайтабыз дип китте».

Ләлә ханым әйтүенчә, биләмә турында туристлар күбрәк социаль челтәрләр, сайт аша белеп килә. Турфирмаларга исә алар белән хезмәттәшлек итү отышлы түгел. Чөнки ашау-эчү, куну ике йөз, ике йөз иллешәр сумнан артмаса да, транспорт яллап авылда кайту кыйммәткә чыга һәм туристлык оешмаларның мәшәкатьләнәсе килми. Шуңа да Ләлә Хаҗипова үзе кебек авыл туризмы белән янып йөрүчеләрне суга батканда саламга ябышучыга тиңли. «Чит илдән крокодил фермасына бардык, атта йөрдек, дип кайталар. Ә бездә юкмы хозурлык? Урман, чишмә буйларында рәхәтләнеп ял итеп булмыймы? Авыл халкы гади, туристларга җанын бирергә дә әзер. Менә шушы аңласын иде җитәкчеләр», – ди ул йөрәге әрнеп.     

Яшел Үзән районында Зөя утравына барганда юл буенда тагын бер матур урын – Дамир Камалетдинов оештырган ачык һавадагы Татар этник-мәдәни музее да кала әле.     

Алабуга районы туристлар арасында шулай ук игътибар үзәгендә. Монда шәһәрнең үзеннән тыш та, карарлык җирләр шактый. Мәсәлән, Морт авылындагы «Мирас» агро-туристлык комплексында республикабызда бердәнбер саналган умартачылык музее белән танышырга, хәтта пыяладан эшләнгән умарта аша кортларны күзәтергә мөмкин. Комплекста шулай ук  утызга якын төр кош-корт, куяннар, токымлы сарык-кәҗәләр, ишәк, пони, болан һ.б. бар. Районның Лекарево авылында урыс мәдәниятен яктырткан музей-утарда да туристларны көтеп алалар. Анзирка елгасы ярын ямьләп торган биләмәдә тынычлап ял итү өчен кунак йорты, мунча, бакча – барысы да бар. Шулай да Алабуга районында туристлар өчен иң кызыгы Иске Куклюк дигән мари авылыдыр, мөгаен. Монда мәктәп директоры Иван Мельников һәм аның улы – Аграр яшьләр берлегенең район бүлеге рәисе Николай – мари культурасы музее ачкан.

Туристлар шаманнарның мәҗүсилек йолаларын да, якын-тирәдә элек-электән булган кәсепләрне дә тамаша кыла. Аларны авыл буенча ат арбасы яки тарантаска утыртып йөртәләр. Кара мунчага керәләр, кәҗә савып карыйлар, утын яралар, талдан кәрҗиннәр үрәләр, халык уеннарын уйныйлар, иҗади ансамбльләрнең чыгышларын карыйлар. Авылдан үзләре белән каймак, сөт, күкәй, эремчек тә алып китә. Теләгән һәркем берничә көн кечкенә генә йортта куна да ала.     

Арча, Балтач, Мамадыш, Спас, Баулы, Бәгелмә, Әлмәт кебек районнарда да, авыл мохитенә чумып, җирле халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре белән танышу, гаиләңә күңелле ял оештыру урыннары һәм мөмкинлекләр җитәрлек. Әле бит республикабызның һәр районында берсеннән-берсе бай музейлар, тарихи истәлекле урыннар бар. Искиткеч  гүзәл табигатебез, урман-суларыбыз, экологик чиста һәм файдалы авыл ризыгы, районнардагы ачык йөзле апа-абыйлар – һәммәсе дә теләсә кайсы ил туристының күңеленә хуш килерлек.      

Татарстанда авыл туризмы белән шөгыльләнүчеләрне азмы-күпме барлагач, Авыл туризмы төбәк ассоциациясе рәисе Руфия Рәфкать  кызы Мөхәммәдиевага мөрәҗәгать итеп, аның да фикерен белергә булдык.     

– Руфия ханым, берничә ел элек үк республикада авыл туризмын  билгеле бер системага салырга, интерактив карта төзергә, аерым сайт булдырырга, дигәннәр иде. Әлеге эш ни дәрәҗәдә башкарыла?     

– Авыл туризмы дигән тема тәмле, әлбәттә, ләкин техник якларын карый башласак, федераль күләмдә законнар да, норматив документлар да юк. Безнең депутатларга ул кызык та түгел, шуңа да күбрәк Дәүләт Думасына йөз тотарга туры килә. Тверь өлкәсеннән сайланган Светлана Максимова дигән депутат унбиш елга якын шушы өлкәдә кайный. Фикердәшләре белән закон проекты да тәкъдим иттеләр, тик әлегә нәтиҗәсез. Федераль дәрәҗәдәге түрәләр «сез төбәкләрдә ясагыз, без карарбыз», диләр. Ә бу алай җиңел генә эшләнми, проблема яшәү урыны булмау, авыл хуҗалыгы җирләрен туризм максатында куллану һ.б.га килеп төртелә. Австралиягә барып страуслар карап кайтып кына авыл туризмын үстереп булмый. Әйе, мин үзем дә Белорусиядә булдым, Минсктан Брест өлкәсенә кадәр сузылган барлык утарлар белән таныштык. Анда агротуризм белән унбиш ел шөгыльләнәләр. 2500 комплекс шушы төр эшчәнлеккә җәлеп ителгән. Аларның 600-700е актив хәлдә, күбесе Аурупа яссылыгына чыккан. Елга илле доллар салым түлиләр дә, үз көйләренә эшлиләр. Гореф-гадәтләр, йолалар, миллилек, аш-су, мастер класслар – барысын да колачлыйлар һәм берсе икенчесен кабатламый. Кая гына барсаң да, чип-чиста, хезмәт күрсәтү камил дәрәҗәдә куелган, һәрчак үзара элемтәдә торалар. Кайбер утарлар инде гаилә бизнесына әйләнгән. Ә бит алар белән чагыштырганда Татарстанның ресурслары күпкә артык. Әйтик, берәүләр  сазлыкта торган бер картның иске йортын сатып алып, тырыша-тырыша аны  затлы утарга әйләндергәннәр. Чит илдән элеккечә итеп ясалган шкафлар кайтарганнар. Чөнки сугыш вакытында үзләрендә күп нәрсә янган, иске җиһаз табу авыр. Әнә шулай ресурс булмаса да продукт ясыйлар. Ә бездә ресурс бар, тик нәтиҗәгә кадәр бик ерак әле.     

Әйе, Татарстанда да бу уңайдан нефть чыга торган районнар алда бара. Аларда эшкуарлар киләчәккә карап фикерли, бер-берсен яхшы белә. Югыйсә, ул яклар Казаннан читтә, аларда Идел, Чулман елгалары да акмый. Мисал өчен, Баулыда Шамил Гафуровның кафесында булсагыз шаккатасыз! Аңа туристлар күбрәк Башкортстаннан һәм якын-тирәдәге башка төбәкләрдән килә. Алар кунакларны урыс мичендә балчык чүлмәкләрдә пешерелгән милли ризыклар белән сыйлыйлар. Ипине дә әби-бабайлардан калган рецепт  буенча үзләре сала. Телне йотарлык тәмле! Татарстанның өстенлеге шунда:  ул – күпмилләтле республика, бездә милли колорит көчле,. Нишләп менә шуны туризм өлкәсендә кулланмаска? Миңа калса, авыл туризмы бездә этник үзенчәлекләрне исәпкә алып та үсәргә тиеш.

Әйтик, Питрәч районында Шәле, Керәшен Сәрдәсе, Аркатау кебек өч авылны берләштергән маршрут төзесәң, туристлар бер көндә берничә милләт белән таныша ала. Питрәч Казанга якын булгач, анда куна калу да мәҗбүри түгел. Татарстан буенча хәтта гастрономик турлар ясарга мөмкин. Авыл халкы да яхшы гына табыш ала алыр иде. Дөрес, моның өчен эшкуарлык нечкәлекләрен белү, турпроект, турмаршрут төзү, реклама турлары оештыру һ.б. шарт. Шунысы мөһим: авыл туризмын үстерү татар телен саклау өчен дә кулай җирлек. Үзем дә берничә көн авылда торсам, татар телемнең шомарганын сизәм.

– Авыл туризмы белән шөгыльләнүчеләрнең реестры бармы?

– Беренче семинар уздырганда алтмыш урынга исәпләгән идек, шулкадәр кеше җыелды. Катнашырга теләк белдерүчеләр күбрәк булса да, студентларны, тәҗрибәсез кешеләрне алмадык. Хәзер кемдер күренмичә генә дә эшли. Берсендә үземнең базадагыларның һәммәсенә хат юлладым: үзләре турында кыскача мәгълүмат, берничә фото, турның бәясе, элемтә өчен телефоннарын язып җибәрүләрен сорадым. Ник берәрсе җавап бирсен! Ниятем алар турындагы мәгълүматны бушка Русия күләмендәге сайтка урнаштыру иде, югыйсә. Әле алар үзләре дә күп нәрсәнең асылына төшмәгән. Гәрчә,  Татарстанда туризм белән шөгыльләнмәслек бер генә район да юк. Кайдадыр сыр яки сувенир ясыйлар, түбәтәй тегәләр, итек басалар, тәрәзә йөзлекләре эшлиләр, агач эшкәртәләр... Балык Бистәсендә Балыкчы көне уздыралар, шәхси балык музее да ачканнар. Лаеш, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтешне әйтеп тә торасы юк! Алар – хәзинә! Теләчедә заманында бер сәүдәгәр төрле илләрдән алып кайтып утырткан агачлар аллеясен күреп шаккатым. Шул юан-юан кәүсәләрне кочаклап йөреп көч җыйдым. Байлык бит бу!

– Авыл туризмын үстерүдә тагын нинди каршылыклар очрый?

– Авыл туризмы белән шөгыльләнергә теләүчеләрне махсус курсларда укыту, аларны стажировкага җибәрү кирәк. Бүгенге көндә авыл туризмын үстерүчеләр үз акчаларына, үз мөмкинлекләренә карап, үз җайлары белән генә яшәп ята. Алар турында белүче дә юк, туристлык фирмалары белән дә эшләмиләр. Әйе, кайчак «менә хәзер чыгып китәбез дә, шул-шул районга барып төшәбез», дип булмый. Берсендә Мәскәүдән килгән ун кешене Арчадагы «Каенсар» дигән экофермага җибәрмәкче идек, «без бүген ашата алмыйбыз», диделәр. Мәскәү туристлары кибеттән азык-төлек сатып алып үзләренә ашарга әзерләп ята алмый бит инде. Алдан сөйләшсәң генә әзерләнеп, көтеп торалар. Ашау түгел, кемдәдер хәтта биотуалет, душ юк, кайбер җирдә интернеты да начар тота. Ә бит туристлар өчен болар һәммәсе дә мөһим.     

Экотуризм, авыл туризмы туристларны чын авыл тормышы, гореф-гадәтләр, тарих белән якынрак таныштыруны гына максат итеп куймый, ул авылларга яңа сулыш өрә, алардагы яшәү шартларын яхшыртуга этәрә, эш урыннары булдырырга ярдәм итә. Шуңа да монда  Икътисад, Авыл хуҗалыгы, Мәдәният, Экология министрлыклары – берләшеп эшләргә тиеш. Әзер продукт җитештереп, аны кулланучыга тәкъдим иткәч кенә Туризм буенча дәүләт комитеты килеп кушыла. Ә бүген безне барысы да шунда куа... 

Фотолар социаль челтәрләрдән алынды Автор: Чәчәк Гәрәева


---
Идел
№ --- | 27.07.2020
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»