|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2020 Мәдәният
ТР Милли Музее күчмә мастер-класслар тәкъдим итәТатарстан Республикасы Милли Музее үз филиаллары мәйданчыгында Музей-белем бирү чараларын дәвам итә. Мәсәлән, бүген - 29 июльдә, А.М. Горький һәм Ф.М. Шаляпин музейларына килүчеләрне өч мастер - класс көтә. Милли Музей хәбәр итүенчә, әлеге чаралар балаларда аеруча зур кызыксыну уята. "Верховая набойка" (6+) Набойка- рельефлы бизәкле агач басма такта ярдәмендә тукымага рәсем төшерү буенча традицион техника. Бу борынгы һөнәр күнекмәсе, иҗади процесстан якты тәэсирләр, үзең белән алырга мөмкин булган үз эшләнмәләрең әлеге мастер-классның нәтиҗәсе булачак.
"Үтүк - кулда тезгендәге үрдәк" (5+ )
Үтүк тарихы, рубель һәм уклау ярдәмендә кер юуның борынгы ысуллары белән танышу. Балалар тоташ коелган һәм күмер ярдәмендә үтүкләүче үтүкләрне, кер юу белән бәйле башка предметларны күрә алачак. Уку балаларда үткән заман предметлары, рус көнкүреше һәм фольклоры белән кызыксыну уятачак, сүз запасын киңәйтәчәк.
«Скрипка ачкычы, яки Нота грамотасы нигезләре» (7+ )
Музей персонажы Мистер Диез белән бергә балалар Музыка дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясарлар. Алар иң борынгы музыка кораллары белән танышып, тавыш эстетикасын тоярлар, ритмның матурлыгын күрә алырлар. Ә тагын - үз куллары белән нинди дә булса музыкаль инструмент әзерләп, музыка сәнгатен танып белүдә беренче адымнар ясарлар.
Сезне Казан шәһәре, Горький ур., 10 адресы буенча көтеп калалар.
Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 238 53 73
--- |
Иң күп укылган
|