|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2010 Җәмгыять
АВГУСТ АЛМАЛАРЫТатарстанның Тау ягы дигәч Иделнең уң як яры күз алдына килә. Язын ул як ап-ак чәчәккә күмелә – чия, слива, алмагач бер-берсе белән ярышып чәчәк ата. Минем балачагым алмагачлар арасында үтте. Бабайның 80 төп алмагачы булган. Безнең авылда өй салырга җир урыны алгач ук анда алмагач утыртып куйганнар. Өй салынып беткәндә алмагачлар да алма бирә башлаган. Әнинең сөйләве буенча, авылыбыз кешеләре көз көне алмалар өлгергәч, аны сатарга, махсус пароход яллап, Пермь якларына йөргәннәр. Алманы кышка саклауның бабабыз кулланган ысулларын да беләм мин. «Салам кибәне эченә бәрелмәгән-сугылмаган алмаларны тезеп калдырасың. Гыйнвар, февраль айларында кибәнне ачкач, авыл өстенә алма исе тарала иде, август аендагы алма бакчасында йөргән кебек була иде», – дип сөйләп калдырды әни.
Алма исе. Һәр алманың үз исе барлыгын да тоя идек без. Алмагач чәчәге күңелемә аеруча якын. Бакчамдагы алмагачларның чәчәк атуын түземсезлек белән көтәм мин. Җәй минем өчен алмагачлар чәчәк аткан көннәрдән башлана һәм алмалар җыелып алыну белән бетә.
Сизеләдер, алма, алмагачлар турында сөйләгәндә әни сүзе еш кабатлана. Чөнки бабайның 80 төпләп алмагачлары арасында үскән минем әнием. Алмаларның әллә ничә төрле исемен белә иде ул. Алма яраткангадыр инде, мин үзем дә бит аның август аенда туган алмасы. Балаларының туган көнен айлап түгел, алмагачка бәйле көннәр белән исәпли иде.
– Туфан туганда алмаларның иң өлгергән чагы иде. Алмалар бик уңды ул елны, – дия иде.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|