|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2020 Шоу-бизнес
Замирә Рәҗәпова: Хәния Фәрхи вафатыннан соң мин моны 3 кенә кешегә сөйләдем...Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова инстаграмда Хәния Фәрхи белән бәйле истәлеген яңарткан. “Бу хакта мин 3 кенә кешегә сөйләдем..." ди ул. Аның сүзләрен үзгәртмичә бирәбез: "Хәния апаның вафатыннан соң, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Назыйрович һәм Габделхәй Биктаһиров искә алу кичәсе оештырдылар. Хәния апа белән бергә концертлар эшләү тәҗрибәсе булгангамы, мәрхүмә үзе дә мине якын итә иде, концертныы сценарий һәм режиссурасын миңа тапшырдылар. Мораль яктан бик авыр концерт булды ул... Әзерләнгән вакытта Габделхәй абый гомумән сөйләшә алмас дәрәҗәдә иде. Хәтерлим Кадыйм Назыйрович бүлмәсендә киңәшмәгә җыелабыз, Габделхәй абый күз йоммый елый, мин авыз ачып сүз әйтә алмыйм, елыйм, Кадыйм Назыйрович уйга баткан. Артистларга рәхмәт, һәрберсе зур хөрмәт белән килде бу концертка. Афиша чыкканчы, кассада билет беткән иде. Икенче көн куйдылар, анысы да билет бетте, атна буена куйсаң концертны, атна буена халык агылыр иде, яраталар шул Хәния апаны. Бу концертта еламыйча җырлаган артист булдымы икән, Габделхәй абый исә 3 көн концерт карый алмады... Филармония тирәли әйләнеп йөрде. Ике көннән төш күрәм. Без кече кызы Алсу белән ишек янында басып торабыз, Хәния апа түрдәрәк Алиянең ике кулыннан тоткан да ашыга-ашыга нидер сөйли. Үзе китәргә ашыга, яртылаш ишек ягына борылган үзе, һаман нидер аңлата... Аннары ишек катына килде дә Алсуның кулын тотып сөйли башлады, мин янда саубуллашырга чират көтеп торам, шул чак миңа күз ташлады да, шундый җылы итеп елмайды да миңа таба иелә төшеп, ике кулы белән минем кулымны тотып: "Рәхмәт, акыллым", – диде... Дертләп уяндым, чөнки ул аны ап-ачык итеп колагыма әйтте... Ул төш әле дә ап-ачык күз алдымда! Күп тапкыр язасым килде, нишләптер ышанмаслар, дип уйладым... Бүген менә язасым килде", - дип яза Замирә Рәҗәпова.
--- |
Иң күп укылган
|