поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.07.2020 Шоу-бизнес

Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар өченчегә бәби көтәме?

Чыгышлары белән Башкортстаннан булган Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар - татар эстрадасында яңа пар. Шуңа да карамастан, алар эстраданың иң тыйнак һәм иң матур дуэтларының берсенә әверелде. Галиевлар гаиләсендә нинди яңалыклар бар икән? Бу хакта Рөстәм белән сөйләштек.

- Рөстәм, иң элек икенче сыйныфны нинди билгеләргә "тәмамлавыңны" сорарга телим. Беләм, онлайн укулар башлангач, кызың белән тырышып укыдыгыз.

- Чынлап та, быел олы кызыбыз белән икенче сыйныфны онлайн укып бетердек. Үзем укыган, "5"леләрне үзем алган сыман булдым. Укытучының кадерен менә шунда белә башлыйсың икән ул. Ярый Интернет бар, биремнәргә җавапны шуннан гына карадым. Әнисе аңламый да калды, каян белә, дип аптырагандыр инде (көлә). Аллага шөкер, "5"легә тәмамладык. Әнисе "син дә белемле булдың" дип көлә.

- Инстаграм битегездә "Рөстәмнең әти-әнисе бармы, ятим баламы ул?" дип язганнар. Моңа ачыклык кертик әле, Рөстәм?

- Мондый сүзләргә игътибар бирмәскә тырышам. Минем әти-әнием исән-сау, Аллага шөкер. Ләкин алар ераграк яши, авылда торалар. Пандемия башлангач, балалар белән "теща"га кайттык. Ул авылда үзе генә яши. "Теща"ның күршесендә олы кызымның дуслары бар, шуңа да анда ешрак кайтыла.

- Рөстәм, сез бит әле яшьләр. Ике кызыгызга энекәш алып кайтырга теләмисезме?

- Бу хакта безгә гел әйтәләр. Бигрәк тә пандемия вакытында гаилә хәлен кайгыртучылар күп булды. Үзем дә көлеп кенә Ләйләгә "ярты ел үтеп китте, инде бәбиләр идең", дим. Дөресен генә әйткәндә, эшсез ятмыйбыз. Ике көннең берендә Уфада мин. - Нинди эшләр белән янып йөрисең? - Уфада йорт салабыз, шуңа күрә көне-төне шунда чабам.

- Артистлар өчен пандемия бер дә сөенеч китермәде. Ә шулай да син аның уңай якларын күрдеңме?

- Уңай яклары бар, әлбәттә. Аллага шөкер, балалар белән бергә йокыдан торабыз, бергә ятабыз. Ике кызым, хатын, "теща" - мин рәхәтләнеп "малинник"та яшәдем. Быел яз килгәнен, таң атканын күрдек, кошлар сайравын ишеттек. Пандемия безне җиргә төшерде, тормышның ямен күрдек. Шәхсән мин бу яллар өчен бик шатландым. Инде пандемия хәере белән үтеп китсен иде.

 

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.07.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»