|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2020 Мәдәният
Быел "Печән базары" кайчан булачагы бигеле. Анда ниләр күреп булачак?Татар яшьләре оештырган заманча шәһәр мәдәнияте фестивале, дизайн-маркет "Печән базары" быел 30 августта узачак. Моны "За языки РФ" платформасы Русия халыклары телләрен саклауның заманча ысулларына багышланган беренче онлайн-конференция вакытында фестивалне оештыручы, аны булдыручы, Дөнья татар яшьләре форумы шура әгъзасы Тәбрис Яруллин белдерде. Конференциядә Русиянең алты төбәгеннән спикерлар – алты тел вәкиле үз проектлары турында сөйләде, яңа инициативаларны эшләтеп җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Спикерлар конференция кунаклары белән аларның туган телләре өчен кайсы тәҗрибә файдалы булырга мөмкин булуы турында фикер алыша. Конференция програмында җәйге аланнар, Instagram һәм Youtube платформасындагы блоглар, подкастлар, Викимедиа-проектлар турында чыгышлар каралган.
"Быел Татарстан үзенең 100-еллыгын билгеләп үтә. Пандемия аркасында бөтен бәйрәм чаралары бер көнне – 30 августта узачак. Шул исәптән "Печән базары" фестивале дә" дип сөйләде Тәбрис.
"Печән базары" фестивале Казанның Кабан күле яры буенда узачак. Фестиваль кысаларында төрле чаралар каралган – көн дәвамында дизайн-маркет, туклану һәм бию урыннары эшләячәк, төрле мастер-класслар узачак.
"Печән базары" фестивале татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте дөньясындагы төп вакыйга булып тора. Быел ул сигезенче тапкыр уза.
2013 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай вафат булуының 100 еллыгында Дөнья татар яшьләре форумы 12 апрель көнне “Тукайның 100е” акция-флэшмобын уздырды. Акция театральләштерелгән тамаша һәм “Печән базарын” үз эченә алды. Беренче "Печән базары" Нурулла мәчете каршында узды. Инкыйлабка кадәр ул мәчет "Печән базары мәчете" исемен йөрткән. Казан мэриясе ул вакытта юлда хәрәкәтне вакытлыча ябуга каршы чыкты, шуңа күрә татар яшьләре форумы чараны Татар бистәсендә үткәрергә булды.
2014 елдагы "Печән базары" Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Татар яшьләре форумы "Ялкын" журналы редакциясе белән берлектә "Уку паркы" проектын өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – XX гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнгән иде. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен кирәк булды. 2015 елда "Печән базары" фестиваль статусын булдырды. 2016 нчы елда "Печән базары" кысаларында Һарри Поттерның беренче бүлеге татар теленә тәрҗемә итеп тәкъдим ителгән иде, "Кисекбаш" дип исемләнгән әдәби-квест узды. Шулай ук беренчеләрдән булып татар милли китап графикасына конструктивизм керткән кеше рәссам-график Фаик Таһировның (1906-1978) "Печән базары" кысаларындагы күргәзмәсе дә оештырылды. Былтыр "Печән базары" яңа татар мәдәнияте фестивале беренче тапкыр ике көн дәвамында узды.
--- |
Иң күп укылган
|