|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2010 Авыл
АЛМА-АТАБер милиционерга эшеннән Алма-Атага командировкага җибәрүләре турында әйткәннәр һәм: “Иртәгә эштә күрешербез!” – дип тә өстәгәннәр. Бик сөенгән егет. Шул ук вакытта аптырап та калган. “Ничек бер көнгә? Поездда гына 3 көн барасы бит анда! Алма-Ата ерак бит ул (Казахстанның элекке башкаласы – А.Г.). Самолетта җибәрәсезмени?” – дигән. Моның җавабына исә хезмәттәшләре рәхәтләнеп көлгәннәр. 30 яшен ваклап баручы милиционер туып-үскән районында Алма-Ата дигән кечкенә генә авыл барлыгын белмәгән, имеш. Алма-Ата авылы Ютазы районы үзәге Урыссудан 24 чакрым көнбатыш-тарак, Ульян-Уфа тимер юлы буенда урнашкан. Мин дә теге милиционер сыман Алма-Атага кайтып килдем әле. Самолетта түгел билгеле – машинада гына!
Кибет ике көнгә бер ачыла
Алма-Атага асфальт юлдан ыжгырып барасы. Авылга керергә 500 метр кала таш юл китә. Баксаң, шушы шома юлны инде бер елдан артык салалар икән. Ул салынып беткәч, киләчәктә әлеге юл белән туп-туры Бөгелмәгә дә барып булачак. Шушы шома юллардан узганда, 40 градуслы челлә булуга карамастан, иртә таңнан юл төзүчеләр асфальт җәя иде инде. Мин исә тизрәк авылга җилдерттем.
Алма-Ата авылында кибет, мәдәният йорты, 4 сыйныфлы мәктәп, медпункт бар. Иң кызыгы – кибетләре бер кечкенә будка булса, соңгы өчесе бер бинада урнашкан. Анда зур хәрефләр белән “Мәдәният йорты” дип язылып куелган. Әмма кайсына гына керергә теләсәм дә, ишекләрдә зур йозак эленеп тора иде. Юлымда ник бер кеше очрасын?!
Урамнан узып баручы бер малайдан: “Кибетегез эшләмимени?” – дип сорагач, ул: “Бүген кибет бикле. Ул сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә генә эшли”, – дип җавап кайтарды.
Авылда өч урам бар икән – Аргы як, Бирге як һәм Аркылы урамнары. Шул урамнар буенча аркылы-торкылы йөри торгач, бер йортта казлар каңгылдашканын ишетеп, хуҗаларны чакырырга тотындым. 50 яшьләрдәге бер апа чыкты. Авыл, аның тарихы турында сораша башлагач: “Мин берни дә белмим. Әнә, авылның иң өлкән кешесе – Минзифа әби янына барып кил. Күрәсеңме, еракта ак йорт балкып тора. Шунда яши ул”, – диде.
“Нәдердән күчендек!”
Минзифа әбигә һич тә 86 яшь биреп булмый. Зифа гәүдә, зәп-зәңгәр күзләр, җитмәсә, тавышы да бик ягымлы. Әби йортына дәште. Мактап йөрим икән, иртәнге чәй вакытына туры килдем.
– Алма-Ата авылы 1926 елларда оешкан. Бирегә җир эзләп Әлмәтнең төрле авылларыннан (Нәдер, Биш-мунча, Сөләй, Камы һ.б.) күченгәннәр, – дип сөйләде Минзифа әби.
Биредә якын тирә-авылларга үзенең байлыгы белән яхшы таныш Иван Андреев атлы кешенең хуторы булган.
– Әлмәттә урман да, җир дә юк иде. Ә монда Иван байның киң биләмәләре, ат конюшнялары. Халык биредәге җирләрне атларын, сыерларын биреп алган. Аннары байга хезмәт итә башлаганнар һәм шунда ук төпләнеп тә калганнар.
– Ә авыл ни өчен Алма-Ата исемле? – дип кызыксынам.
– Мин укыган мәктәп каршында алма бакчасы бар иде. Без, балалар, көн дә шунда кереп, алма ашап китә идек. Шулай итеп, авылны да Алма-Ата дип йөртә башлаганнар, – диде әңгәмәдәшем.
Җиһангирова Минзифа әби өлкән яшьтә булса да, авылның яшәячәгенә ышана. Ул тумышы белән Әлмәт районының Нәдер авылыннан. Әти-әнисе белән 2 яшендә бирегә күченеп килгән.
Бүген аның кызы күрше Ютазы авылында яши. Әнисен үз янына чакыруларына да карамастан, әби анда күченергә уйламый. Ташкенттан кайткан сеңлесе Әминә белән биредә яшәп ята.
Әле менә күптән түгел бер энесенең малае йортын (1957 елны салынган – А.Г.) төзекләндереп, яңартып киткән. Кешеләр: “Нигә кирәк ул сиңа?!” дип сорагач, “Безнең нәселнең туган нигезе бит ул!” – дип җавап биргән ди егет.
Ике авылга – бер укытучы!
Алма-Ата авылының икенче башында Малиновка дигән урыс авылы урнашкан (бер чакрымлык юл, йөгереп барып килдем – А.Г.). Авыл халкы бер-берсе белән аралашып яши һәм, сорасаң, йорттагы һәр кеше турында тәфсилләп сөйләп бирә ала. Авылларның икесе дә Алма-Ата авыл советына карый. Авыл җирлеге секретаре Зөлфия Абдуллина сүзләренә карасаң, 2 авылга 130лап кеше җыела икән. Шуларның күбесе – пенсия яшендәгеләр. Моны Зөлфия ханым бармакларын бөгеп, чутлап ук күрсәтте.
– Авылларда 40лап өлкән кеше, 30га якыны эшли торган яшьтә, 30лап бала. Ә менә 20гә якыны читтән күченеп килгән, “Вафауллин” хосусый фермерлык хуҗалыгында эшли, – диде.
Иң хикмәтлесе – ике авылга бары тик бер генә укытучы икән. Бу хакта ишеткәч, мин бердәнбер укытучы – Фәния апа Миңнегулованың йортын эзләп киттем. Этеннән куркып басып торганда, тышта уйнап йөрүче кызы әнисен дәшеп тә чыгарды.
Фәния апа биредә балаларны 20 елдан артык укыта. Малиновка авылы балалары да укыгач, аңа белемне урыс телендә бирергә туры килә.
Ә башлангыч сыйныфны тәмамлагач, балалар күрше Ютазы авылы мәктәбенә йөри башлый.
– Кайбер елларда 4әр сыйныф укытырга туры килә иде, – диде ул. – Хәзер яшьләр авылда гаилә кормый шул, шуңа балалар сирәгәйде.
“Гомерлек һөнәрем – умартачы!”
Фәния ападан соң, 81 яшьлек умартачы Әбүзәр бабай Җиһангиров йортын эзләп киттем. Мин килгәндә, бабай бал кортлары янында кайнаша иде. Мин дә, кызыгып, умарта бакчасын урап чыктым. Махсус кием киеп, билгеле!
– Гомер буе умарта карап туймадыгызмы? – дим.
– Хе! Без нәселебез белән умартачылар бит! Әти дә, мин дә умартачылыкта эшләдек. Бервакыт кортлар чагып, үлә дә яздым инде. Менә шулай туганнан бирле корт чакканга риза булып, яшим инде, кызым, – диде бабай.
Умартачының заманында 120ләп умартага 22шәр центнер бал алган вакытлары булган. Бу елны да зарланырлык түгел икән. Өстәлендә чәй эчәргә балы бар. Шуннан артыгы кирәкми дә!
– Беләсеңме, кызым, шушы кечкенә авылда гына бөтен тирә-якта дан тоткан кирпеч заводы эшли иде бит! Бу бит әле авыр сугыш елларында! Ә хәзер кара инде – буш йортлар тезелеп киткән. Яшьләр кайтмый авылга, булганнары да дөнья белән хушлашырга ашыга... – дип ачынып сөйләде Әбүзәр бабай.
* * *
Алма-Ата авылының матур табигатенә, уңдырышлы җиренә кызыгып, Иван бай заманындагы кебек бик күп яшь гаиләләр күченеп килер микән? Шулай була калса, Ютазы районының читөндә урнашкан кечкенә Алма-Ата белән район кешеләре генә түгел, бар тирә-як сокланыр, горурланыр иде...
Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|