|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2020 Мәдәният
Мансур Гыйләҗев: «Сценарий ул кыз бала сыман. Яздың, үстердең, кияүгә бирдең. Хәзер ул синеке түгел. Режиссерныкы»“ТатарКино” берләшмәсе оештырган видеоәңгәмәләр сериясе дәвам итә. Бу юлы очрашу кунагы танылган драматург һәм киносценарийлар авторы Мансур Гыйләҗев. Алып баручы Светлана Говорунова аның белән драма әсәрләре язу һәм сценарий язу аермасы турында, режиссерлар белән мөнәсәбәтләре турында, иҗади принциплары турында сөйләште. “Матбугат.ру” хәбәрчесе әлеге кызыклы интервьюны игътибар белән карап чыкты.
Мансур Гыйләҗев елына 2-3 пьеса яза икән. Идеяне тормыш үзе бирә. Геройлар да тормыштан. Кайвакыт Мансур әфәнде берәр кино карый да, ник мин моны язмадым икән, барысы да көндәлек тормыштан бит, ничек мин моны күрмәдем икән дип авторга көнләшеп тә куя ди.
Мансур Гыйләҗев режиссер Илдар Ягъфәров белән яратып эшли (бүген «Исәнмесез» дигән фильм төшерәләр). Аны дусты һәм фикердәше ди. Әмма төшерү мәйданында катнашмый. Чөнки режиссер фикеренчә, төшерү мәйданында сценарий авторының булуы артык. Мансур әфәнде моңа үпкәләми, киресенчә, ул дә шул ук фикердә: «Пьеса яки сценарий – ул кыз бала сыман. Яздың, үстердең, кияүгә бирдең. Хәзер ул синеке түгел. Режиссерныкы».
Пьеса һәм кино сценариен чагыштырганда иҗатчы болай ди: «Пьеса 10 елдан соң да куелырга мөмкин, ә сценарий ул нәкъ менә бүген актуаль булырга тиеш».
Мансур Гыйләҗев әйтүенчә, аның “Бичура” әсәре коронавирус пандемиясе белән аваздаш. Бу хәлләрне аңар дәү әнисе әйткән булган. Гаилә дөрес яшәми башласа, өйгә Бичура килә. Җир шары дөрес яшәми башласа, дөньяга коронавирус килә.
“Кешене түбән зәвыклы булуда гаепләргә ярамый, - ди Мансур әфәнде, - иң мөһиме заллар тулы булсын. Залны тутыргач, әкренләп тамашачының зәвыгын, интеллектын тәрбияләргә була”. Шушы нисбәттән, ул бер афоризмны китерә: “Человек видит в мире только то, что он несет в самом себе”. Бу гыйбарәне ул бала чагында ук ишеткән һәм ул аңа тормыршта ярдәм итә. Гомумән, Мансур Гыйләҗев үзенең тормышында унлап афоризмны өлге итеп алган да, шулар буенча яши бирә.
Интервьюны карыйбыз:
--- |
Иң күп укылган
|