|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2020 Мәдәният
Зөлфәт Хәким Президент указы нигезендә дәрәҗәле исемгә лаек булдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка (Зөлфәт Хәкимгә) Татарстанның халык язучысы исеме бирелде. Бү хакта боерык 24 июль көнне имзаланган. «Язучы, Язучылар берлеге әгъзасы Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка татар әдәбиятен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Татарстанның халык язучысы исемен берергә», диелгән указда.
Википедиядән. Зөлфәт Хәким, тулы исеме Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов — татар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.
1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казан, Түбән Кама заводларында эшли. 1978-1980 елларда Совет гаскәрләрендә хезмәт итә, соңрак Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлеге ала.[1] 1980 елларда сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. 80нче еллар ахырыннан башлап, "Идел", "Сөембикә", "Чаян", "Казан утлары" журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла. Мәдәният өлкәсендә ул шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм.
Зөлфәт Хәкимнең “Агымсуда ни булмас”, “Курку” һ. б. повестьлары, “Мәгънәсез низаг” (1991), “Чын ярату” (1991), “Котлы булсын туегыз!” (1991), “Гонорар” (1994) һ.б. күпсанлы хикәяләре һәм монологлары дөнья күрде. Авторның 1995-1996 елларда иҗат ителгән “Гөнаһ” исемле романы тирән фәлсәфилеккә, психологизмга корылган булуы белән башка әсәрләрдән аерылып торды. Әлеге роман татар прозасының казанышы булды. Ул, автор тарафыннан урыс теленә тәрҗемә ителеп, “Трясина” исемендә нәшер ителде.
Зөлфәт Хәкимнең Идел буе Болгары дәүләте тарихына багышланган “Мәңгелеккә изге сәфәр” (1995-1996) пьеса-кыйссасы, тормышыбызның иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган, тоталитар системаның асылын ачкан “Җүләрләр йорты” (1995) трагикомедиясе, халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлаган “Карак” (1994), “Зәхмәт”(1994), “Үтермә” (1996), “Килә ява, килә ява” (1997), “Мин төш күрдем” (2001), “Чапты атым Казанга” (2002) һ.б. пьесалары яңа форма, стиль, образлар системасы белән аерылалар.
Зөлфәт Хәким — тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. 2003 елда татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә З. Хәкимнең “Телсез Күке” драмасы беренче урынны яулап алды. Шулай ук драматургның “Бит” пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.
2009 елда Зөлфәт Хәким башка иҗатчылар белән берлектә, ул язган «Телсез күке» театраль романы буенча сәхнәләштерелгән спектакль өчен Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек булды.
--- |
Иң күп укылган
|