|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2020 Җәмгыять
Коронавирус дип хастаханәгә барса, тавык сөяге булып чыкканШәмәрдәннән 53 яшьлек Миннислам абый Дәүләтовны, коронавирустыр дип, Казан хастаханәсенә озатканнар. Баксаң, авыруның сәбәбе бөтенләй башкада икән. Табиблар аның уң як бронхыннан тавык сөяге алган. “Хәзер тавык ите ашарга куркам, шулпасын гына эчәм”, — ди Миннислам абый. — Май аенда ит ашаганда тамагыма каты әйбер тыгылып торды. Ипи катысы капкач, төшеп китте. Бер ай уздымы икән, хәлем начарлана башлады, температура 40 оСтан төшмәде. Аннары йөткерергә тотындым. Төзүче булып эшлим. Бер тапкыр үпкәм ялкынсынып авырган идем. Тагын пневмониядер дип, ашыгыч ярдәм чакырттым. Алар коронавирус билгеләре күзәтелгәч, Казанга озатты.
Тест тискәре нәтиҗә күрсәтте. Аннары мине Казанның 18 нче хастаханәсенә җибәрделәр. Пневмония дип дәвалый башлаганнар иде дә, нәтиҗәсе булмагач, тын юлларын тикшерергә уйладылар. Баксаң, бронхта тавыкның умыртка сөяге кисәге булган, — дип сөйли Миннислам абый. Табиблар заманча алымнар кулланып, сөякне алганнар.
— Тавыкның умыртка сөяге 2 см иде. Ничек тын юлына эләккән ул? Эндоскопист, үзәк мөдире Николай Сухарев белән сөякне алдык. Мондый хәлләр белән очрашырга туры килә. Ашаганда сөйләшмәскә, башны артка ташлап көлмәскә, яхшылап чәйнәргә киңәш итәм, — ди эндоскопист Руслан Фәхретдинов.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|