поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.07.2020 Милләт

29 июльдә шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның вафатына 11 ел тула

Табигатьнең кышкы йокыдан уянуын шаккатып күзәткән малай бу көнне беренче тапкыр кулына каләм алды. Кыюсыз кулы белән ясалган, ләкин күңел җылысы белән тулы тәүге рәсем бик матур килеп чыкты. Шуннан бирле ул кәгазь бите белән хушлашмады. Ә укытучылары һәм авылдашлары бу яшь сәләт иясенә зур өметләр багладылар...

Каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗәббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйров үзендә рәсем ясау сәләтен әнә шулай ача. Тик, кызганычка, аның күп кенә хыяллары, шул исәптә Пенза сәнгать училищесында профессиональ белем алу теләге дә чынга ашмый кала.
 
Гакыйль Шәрифулла улы 1938 елның 15 февралендә Татарстанның Октябрь (бүген Нурлат) районы, Әхмәт авылында туа. Әтисе Шәрифулла Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ике бала белән тол калган хатыны Хәбибҗамал апа, тормыш авыр булганлыктан, 1952 елда туган ягына, Куйбышев өлкәсенең Кошки районы, Иске Фәйзулла авылына кайтып төпләнә.
 
Гакыйльгә 16 яшь булганда ул авырый башлый, табиблар нерв системасының органик авыруы диагнозы куялар. Беренче вакытта ул әле хәрәкәт итә ала, әмма кул-аяклары көннән-көн зәгыйфьләнә бара.
 
Табиблар операция ясарга тәкъдим итәләр. Тик ул да ярдәм итми, операциядән соң Гакыйль бер хәрәкәтсез түшәктә ята торган инвалид булып кала.
 
“Алга таба ничек яшәргә?” дигән сорауга җавапны Гакыйль китаплардан эзли. Николай Островскийның “Корыч ничек чыныкты” исемле китабын, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” җыентыгын әнисе ярдәме белән кат-кат укып чыга. Белеме арткан саен рух мөмкинлекләре чиксезлегенә ышана бара.
 
“Огонек” журналында бастырылган бер мәкаләдә сугышта кул чукларын өздергән рәссамның карандашын теш арасына кыстырып рәсем ясавы турында укыганнан соң Гакыйль күнегүләргә керешә. Тырышлыгы юкка китми: бераздан Гакыйль кәгазьгә тигез хәрефләр сала башлый. Шулай итеп ул язарга өйрәнә. Әмма бу гына аз, егет бөтен күңеле белән рәсем ясарга хыяллана. Көн саен ясалган күнегүләр монда да уңай нәтиҗә бирә: Гакыйль шулай ук авызына каләм кыстырып, үзенә генә аңлаешлы бизәкләр төшерә башлый. Әнә шулай бер-бер артлы “Март азагы”, “Тополь” дигән беренче рәсемнәре пәйда була. Аларны ясаганда рәссамның башында кызыклы уй-фикерләр туа, аннары алар шигъри юллар булып кәгазьгә ята.
 
Кошки районының “Ильич маягы” газетасында, аннан соң татар басмаларында, “Бердәмлек” өлкә татар газетасында Гакыйль Сәгыйровның рәсемнәре, шигырьләре басыла башлый.
 
“Миңа әнием, туганнарым, дусларым, авылдашларым, хәтта бер дә таныш булмаган кешеләр ярдәм итә. Алар һәм күңелемә ошаган шөгылем булмаса, акылдан шашкан булыр идем. Аякларым һәм кулларым хәрәкәтсез, әмма акылым аек бит”, - дип сөйли дусларына Гакыйль Сәгыйров.
 
Ярдәм итүчеләр чынлап та күп була. Әнисе Хәбибҗамал апа бөтен гомерен улына багышлый. 1965 елда “Комсомольская правда” газетасында Гакыйль турында мәкалә чыкканнан соң, аңа илнең төрле төбәкләреннән хатлар ява башлый. Кешеләр аңа ихтыяр көче, тормышка мәхәббәт өчен рәхмәт әйтәләр, тиз арада сәламәтләнүен телиләр.
 
Ә Лениногорск телевидениесе аның турында тапшыру күрсәткәннең икенче көнендә үк “Татбурнефть” тресты мөдире Николай Куликов үз эшчеләренә “Концерт” маркалы зур телекомбайн сатып алырга һәм Гакыйльнең өенә илтеп урнаштырырга куша. “Яңа йортта (Сәгыйровларга колхоз йорт төзеп бирә) яңа җиһазлар булырга тиеш”, - дип, нефтьчеләр китаплар һәм кием-салым өчен яңа шкафлар, өстәлләр һәм урындыклар сатып алып бирәләр. Акчалата да саллы ярдәм күрсәтелә. Бу инициативаны “Лениногорскбурнефть” һәм “Иркеннефть” идарәләре коллективлары да дәвам итә.
 
Гомумән, бу чорда шагыйрьгә ярдәм иткән кешеләрнең исемнәрен санап бетерерлек түгел. Алар арасында – “Татнефть” берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе Әгъзам Вәлиханов (соңыннан озак еллар СССР нефть сәнәгате министры булып эшләгән), “Әлмәтнефть” идарәсенең элеккеге башлыгы Ришат Булгаков (ул соңрак “Татнефть” берләшмәсенең генераль директоры булды) һәм “Иркеннефть” идарәсе җитәкчесе Виктор Шестеркин, бораулау конторасы директоры Иван Лисов, табиб-невропатолог Вил Гыйльманов, Бурденко исемендәге нейрохирургия институтының табиб-консультанты, профессор Владимир Нейман һәм башкалар.
 
2004 елда әнисе Хәбибҗамал апа бакыйлыкка күчкәч, Гакыйльне абыйсы Наил һәм килене Халидә тәрбияли башлыйлар. Аларның балалары да абыйлары турында кайгырта.
 
Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров 2009 елның 29 июлендә вафат була. Каһарман якташыбыз Иске Фәйзулла авылы зиратында җирләнгән. Үзеннән соң ул “Тормыш җиле”, “Айбагарлар”, “Кабатланмас моң”, “Ике кояш”, “Шатлыклы иртә”, “Йөрәк сере” дип аталган шигырьләр һәм проза җыентыкларын, рәсемнәрен калдырды. Бу басмалар татар әдәбияты дөньясында мирасыбызны баеткан кадерле китапларга әверелде.
 
...Гомере буе түшәктә ятарга мәҗбүр булган шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның якты истәлеген саклап калу максатыннан Иске Фәйзулла авылындагы иске өе урынында музей-йорт корып кую турында сүз күптән бара. Бу идеяне Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, мәдәният министры Сергей Филиппов, Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче Гакыйль Сәгыйровның иҗатына битараф булмаган татарлар һәм башка милләт кешеләре хуплап каршы алдылар. Самараның “Прогресс-В” төзү компанияләре төркеме җитәкчесе Вазыйх Мөхәммәтшин җитәкчелегендә махсус фонд та оештырылды, йорт-музейның проект-смета документациясе дә бар. Хәтта “Лукойл” нефть компаниясенең гранты да бирелгән. Тик төзелеш күп чыгымнар таләп итү һәм коронавирус пандемиясе сәбәпле Гакыйль Сәгыйровның музее әлегә кадәр булдырылмаган. Бәлки, арабызда бу изге эшкә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр бардыр? Һәрберебез кечкенә генә өлешебезне кертсәк тә, фидакарь якташыбызның батырлыгын, талантын танып, аның истәлегенә баш ию булыр иде.
 
Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде

---
Бердәмлек
№ --- | 24.07.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»