|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2020 Фаҗига
Югалган кызны тапканнар, әмма...19 июльдә Нуриман районында Караидел елгасында 10 яшьлек Катя Столбова югалуын мәгълүмат чаралары язып чыккан иде. Ул көнне Катя Салдыбаштамак авылы янында балык тоткан ике туган апасы кырына юллана. Апасы бермәл су янында нидидер тавыш ишетә һәм борылгач, сеңлесе юк икәнен аңлап кала. Ул коткаручыларга һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Кыз бала бәлки исәндер дигән өмет бар иде. Коткаручылар һәм волонтерлар кызны яр буеннан, елга төбеннән эзләде. Эзләүләр озак вакыт нәтиҗәсез булды. Әмма бүген волонтёрлар Катяның гәүдәсен тапканнар.
“Кызганычка каршы, иң күңелсезе расланды: кыз бала батып үлгән. 24 июльдә Катяның гәүдәсенә елга аша икенче ярга чыкканда көтүче тап булган”, — диләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: gtrk.tv
Фото: gtrk.tv
--- |
Иң күп укылган
|