|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2020 Мәдәният
XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 300 000 сумлык акчалата бүләк тапшырылачак«Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2020 елда ябык форматта узачак XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале белән партнерлыкны дәвам итәчәк. «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» махсус приз төркеме тарафыннан 300 000 сумлык акчалата бүләк «Россия - Ислам дөньясы» махсус программасының 10 фильмының берсенә тапшырылачак. Конкурс белән беррәттән, әлеге параллель программа фестивальгә кергән гаризалар нигезендә киновед Сергей Анашкин җитәкчелегендә сайлап алу комиссиясе тарафыннан формалаштырылды. Әлеге зур чара турында тулырак итеп һәм фестивальнең программасы белән сылтама аша узып танышырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|