|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2020 Җәмгыять
Авариядә үлгән егет 5 кеше гомерен коткарганБөекбританиядә 14 яшьлек үсмер мотокросс өчен тәгаенләнгән трассада авариягә эләгеп һәлак булган һәм 5 кеше гомерен коткарган. Бу очрак турында Wales Online басмасы бәян итә. Яшь регби (спорт төре) сөюче Кори Хьюер якшәмбе 19 июльдә юл һәлакәтенә эләккән һәм ике көннән соң алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Әмма табиблар мәрхүм үсмернең әгъзаларын 5 мохтаҗ пациентка күчереп утырткан.
Үсмернең әнисе Вики сөйләвенчә, үсмер “регби һәм мотокросс яратучы иң бәхетле малай” булган.
Үлем үзе кызганыч нәрсә инде ул... Тик шулай да бер гомер өзелгәндә тагы 5 кешегә яшәү өмете бүләк итә алу — зур бәхет..
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Кирилл Зыков. "Мәскәү" агентлыгы.
--- |
Иң күп укылган
|