поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.07.2020 Ана теле

Тел кануннарын – сөйләмебезгә. Аһәң, тыныш та канунлаштырыламы?

Әйе. телебезнең мөстәкыйльлеген билгели торган асыл сыйфатлары – законнарының Гыйбадулла Алпаров тәртибендәге соңгысы – ул:
“6. Аһәң, тыныш. Җөмләдә сүзләрнең нинди көй, нинди аһәң белән әйтелүләре, сүзне туктатып, тыныш ясалулар да телебезнең тышкы күренешләреннән бер төре дип саналырга тиеш. Күп вакыт без җөмләнең кисәкләрен, сорау, өндәү, хәбәр, боерык җөмләләрен, оешма, кушма җөмләләрне, аларның баш һәм иярчен булуларын нинди аһәң (тон) һәм нинди тыныш (пауза) белән әйтелүләренә карап аера алабыз...”. (Күрсәт. хезмәт, 31 бит).

Әйе, татар сөйләменең үз аһәңе-көе, моңы бар. Татар көй-моңы да,– уе-фикере кебек үк,– теленнән аерылгысыз. Тел гыйлеме моны, күргәнегезчә, таныса да, үзенә аерым бер эзлеклелек, система белән өйрәнмәгән әле. Ул аны моңарчы кардәш өлкәләргә (шигърияткә, музыкага һ.б.) яисә үзенең икенчел, ярдәмчел юнәлешләренә (сөйләм культурасы, сәхнә сөйләме, сәнгати (нәфис) сөйләм һ.б.) тапшырып килгән.
   
Моның төп сәбәбе шунда ки: әлегәчә татар тел гыйлеме телне башлыча язма сөйләмгә нигезләнеп өйрәнде, мәктәптә дә язма чыганак, мисалларга гына таянып язылган грамматика өйрәнелде.
   
Ә аһәң, тыныш законы, әлбәттә инде, турыдан-туры әйтү белән бәйле. Бу закон әйтмә сөйләмдә генә тулысынча ачыла ала.
   
Соңгы елларда татар милли музыкасын, театр, эстрада сәнгатен, телнең кулланыш-сөйләмият тармагын, аңа якынрак торган стилистика, риторика – нәфис сөйләм белән бәйле юнәлешләрен өйрәнүнең көчәюе татар моңын-көен төплерәк аңларга, аһәң, тыныш законын гамәлдә үтәү мөмкинлекләрен тулырак барларга юл ачты. Бу юнәлештәге фәнни хезмәтләргә күзәтү ясау – үзенә бер өлгереп җиткән тема. В.Хаков, Х.Курбатов, Ш.Асылгәрәев, И.Бәширева, Р.Абдуллина, С.Поварисов, Г.Нуриев, Х.Сәлимов һ.б. галимнәрнең хезмәтләре бу өлкәдә белем-мәгълүматны шактый тулыландыра.
   
Бәхәссез ки, татар сөйләменең башка милләтләрнекеннән үзгә көе-аһәңе (тоны, паузасы, интонациясе, тынышы һ.б.) бар. Аны закон дәрәҗәсендә тану фән өчен дә, гамәли кулланыш өчен дә бик әһәмиятле. Татар кешесе аңа табигый (үзеннән-үзе) буйсыну белән канәгать булмыйча, махсус тоярга, асылын белергә, камилләшү күнекмәләре башкарырга тиештер. Шунсыз законның бозылуын тоеп булмый, үзеңдә бозмаска омтылу хисе дә тәрбияләп булмый.
   
Аһәң, тыныш законының тел законнары рәтендә иң азакта торуы – очраклы хәл түгел: бу законның нигезендә гаҗәеп кыйммәтле бер үзенчәлек ята – ул әлегә саналып анализланган биш законның суммасыннан хасил була. Чыннан да, әйтик, сүздә яисә фразада басым дөрес төшмәсә дә, милли авазлар үз асылы-үзенчәлеге белән дөрес әйтелмәсә, сүзнең тамырына бәрабәр кушымчалары да гармониягә буйсынмаса, сүз кебек үк сүзтезмә (синтагма), җөмлә, фраза да тәртип, кабатлау законнарына буйсындырылмаса, сөйләмдә нинди аһәң, нинди көй-моң турында сүз булуы бар?!
 
Беренче чиратта һәр аваз үз милли сыйфаты белән әйтелергә тиеш. Татар сузыклары гадәттә тулы тын белән, тутырып әйтелә. Ни кызганыч, соңгы вакытта сузыклар тараюга бара, авыз тутырып алма, рәхәт, авыл диясе урынга ылмы, рэхт, ывл диелә. Бу аеруча җырларда бозылганда тешкә катырак тия, чөнки көйгә, моңа салынган сүзгә колак бит сизгеррәк.  “...Ә мин чечке бүләк итәрмен...” (Чәчкә урынына); “... сиям сине шешенеп...” (сөям сине шашынып урынына) кебек өтеклекләрдә нинди көй, аһәң булсын ди!
   
Тартыкларны бозу да күнегелгән күренешкә әйләнеп бара. К,Ѓ,W ларны өч-дүрт буын татар дөрес әйтмәскә күнекте инде. һ урынына х дию, ң урынына н диюләр дә оятка саналмый. Сузыгы да, тартыгы да бозылган сүзнең, фразаның көе-аһәңе генә түгел, мәгънәсе дә үзгәрә. Кыр диясе урынга кыйр яисә кер дигәч, ни сөйли икән бу? дип аптырамый нишлисең?!
   
Янәшә тартыкларны гайре татарча әйтү, дөресрәге, татарча әйтә алмый азаплану, аның кәсәфәте буларак сөйләм көенең кытыршылануына да еш юлыгабыз – киоскыны киоск дип, Ульяновскине Ульяновск дип, язылганча яисә урыс үзе әйткәнчә дип әйтергә азапланудан сөйләмдә нинди көй-аһәң булсын. Алай дип әйтергә татарның авыз-тавыш әгъзалары тумыштан көйләнмәгән.
   
Гомумән, алынмаларны телебезнең сингармонизм, басым законнарына буйсындырмау, аларны үз телләрендәгечә яисә урыс алфавиты белән язылгандагыча әйтергә азаплану аркасында сөйләмнең бозылуын галимнәр кат-кат кисәтеп тора. Юкка гынамы халык үзе эшләпә, ыстанса дип күнеккән, бүген дә пыранцет, персидәтел ди, ә мәктәп шпион, коттедж дияргә кушып талкый.
   
Аңлашыла булса кирәк, телнең без санап киткән законнарының кайсы гына бозылса да сөйләмнең тулаем агышына һичшиксез  зарар киләчәк, татарча түгеллек кычкырып торачак. Бер мәкаләдә генә һәр законның сөйләмдә бозылу мисалларына анализ ясый алмыйбыз, Бу хакта уйланыр, сабак алыр һәм күнегүләр ясар өчен язмабызның әлеге законнарга багышланган өлешләрен кире кайтып укып чыгарга киңәш итәбез. Бүген исә бу законнар бозылганга сөйләм аһәңенә аеруча нык хилафлык килә торган очракларга (мисалларга) гына тукталырга булдык.
   
Шундыйларның чираттагысы басым законына килсәк, сөйләм агышында басым аһәңе аерым сүзләр басымы җыелмасыннан хасил булса да, көй-аһәң берәмлеге булып алгы планга сүзтезмә басымы чыга. Шуңа күрә бу берәмлек үзенә аерым категория – синтагма дип кабул ителгән дә. Аһәң, көй, моңны хасил итүче интонация, тавышың күтәренкелеге, төшенкелеге, тембр, ритм кебек төшенчәләр бары синтагмада ачыклана, аларны синтагмада күзәтү, анализлау гына фәнни дөрес, тулы, ачык була ала. Гомумән алсак та сүзтезмә – ул (башлыча, синтагма сыйфатында) татар сөйләменең көйле-моңлылык, аһәңлелек чарасы, димәк ки, әлеге законны гамәлгә ашыру – реальләшү чарасы да.
   
Менә беркөнне радио тыңлаганда ярты сәгать диярлек азапланып утырдым – берәү сөйли, әмма сөйләм агышыннан аның ни сөйләгәне аңлашылмый. Татарча сөйли үзе, сүзләре дә татарча, хәтта басымнары да һәр сүздә дөрес төшә. Әмма сөйләмнең агышы татарча түгел. Нидән бу? дип уйлый торгач кына (шуны уйлап утырып, текст тулаем аңлашылмыйча калды), сөйләүченең һәр сүзне аерым-аерым дөрес әйтеп тә, аларны бер-берсенә бәйләмичә әйтүе, бәйләгән очракта да үзенә мөстәкыйль сүзтезмә итеп әйтүе, ә синтагмадан синтагмага “җилемләп” бармавы аңлашылды.
   
Ул автор хәтта парлы сүзләрдәге, кушма сүзләрдәге тоташ басымны да “вата-җимерә” бара иде. Баш-кала, бала-чага, җил-давыл дип һәр компонентны аерым-аерым басым белән әйтә. Бала чага дип әйткәндә нинди мәгънәсезлек килеп чыкканын да тоймыйча әйтә.
   
Аерым бер кешедәге мондый кимчелеккә күз дә йомар идең, әмма бөтен бер радиостанса шулай сөйләсә... Баштагы чорында “Курай” радиосының барлык дикторлары да шулай керәле-чыгалы, килделе-киттеле сөйләү хастасын үткәрде, хәзер инде – кайберләре генә. Түзә алмагач, бер мисалны куен дәфтәремә дә язып куйганмын: “Безгә әле сабан туй мәйданын карап кайтасы бар...”. Аңлашылмаслык бозып әйтелгән бу җөмләнең сырты карап сүзенең аерым басым белән мөстәкыйль әйтелүе сәбәпле сынган. Аны кайтудан аерырга һич ярамый иде. Карапкайту бу очракта үзенә бер мөстәкыйль лексема итеп әйтелергә тиеш.
   
Шушы бер мисалдан гына да күренде ки: нинди генә дөрес басымлы, татарча көйле тоелмасын, әгәр мәгънә томанлыгы, китеклеге тоясың икән, бу фраза, бу сөйләм барыбер көйсез, тәмсез булыр. Димәк, аһәңле, дөрес яңгырашлы сөйләм өч үзәктән тора: әйтәсе төшенчәңә иң тәңгәл килгән сүз булсын, җөмләдә ул үз урынына куелсын һәм бу җөмлә (фраза) дөрес басым белән, күршеләренә бәйләнештә әйтелсен. Әйдә әле, менә бу җөмләнең нигә татарча дөрес яңгырашлы түгеллеген анализлап карыйк: “Җил төнъяктан, бер-өч метр...”. Моны үзегез әйтеп карагыз. Татарда бит бер сүзенең саннан (один) башка күп төрле мәгънәләре арасында “чамасы” дигән мәгънәсе дә бар (...бер ун көннән кайтырмын...). Шуңа күрә дә бу очракта дөресе: “бердән алып өчкә кадәр” булыр иде. Фраза тегесе кебек мәгънәви китек, тоссыз тоелмас иде...
   
Мондый кыенлыкларны хәл итүнең төп чарасы – ул әйтү белән язуны бутамау. Алар икесе ике законлылыкта: язуда – сүзтезмә, әйтүдә – синтагма. Татар сөйләменең көен башлыча синтагма хәл итә. Үз басымы белән. “Сүз басымы сүзне аерым тикшергәндә генә фонологик чара була ала. Сөйләм агышында ул тулысынча диярлек фраза басымы белән алыштырыла. Бу төр басымны синтагмалар хәл итә, ә аларда сүзләр үз чикләрен югалта (Закиев М. Татарский язык. “Языки народов СССР. Тюркские языки” китабыннан, 142 бит).
   
Синтагма бер сулыш, бер тын белән әйтелә торган бербөтен морфема дип уйланылса да, алар,– пауза, ярымпаузаларның төрле булуы сәбәпле,– бер-берсеннән аерыла. Менә шагыйрь үзенең шигырен укый, бер тын белән “чабатайлар”, “чабатайлар” ди. Колакка иң башта “чабата” төшенчәсе керә; “ул нигә ай белән бәйле?” дип уйлый башлыйсың, бераздан контексттан гына тай турында икәне аңлашыла башлый, “чаба тайлар” икән.
   
Авторның язудагы мәгънәсенең диктор укуында шактый аерым мәгънәле ишетелү очраклары аеруча күп. Менә берничә генә мисал: Авторныкы: “Киләчәгең – матур. Җыр сыман”. Дикторныкы: “Киләчәгең – матур җыр сыман”. Шагыйрьнеке: “Кояшта да хәтта / таплар бар”. Дикторныкы: “Кояшта да /хәтта таплар бар” Шагыйрь: ”Тик мин Мәҗнүн, ә син Ләйлә түгел”, ди. “Түгел” Мәҗнүнгә дә, Ләйләгә дә карый. Ә диктор (Татарстан радиосы, Фәйрүзә Мәсгут): “Мин – Мәҗнүн, ә син Ләйлә түгел”, ди. Мәгънә бөтенләй башкача килеп чыкты бит! Менә нәрсә ул сөйләмдә басым һәм көй!
   
Исегездәме икән, Г.Алпаров бу законны “аһәң” дип кенә түгел, “тыныш” дип тә атаган. Чыннан да, әле китерелгән мисаллардан да күренгәнчә, әйтүдә тынышның күтәрелү, төшүе, пауза хәләте язуда тыныш билгеләренең урынлымы-урынсызмы куелуына нигез була ала. Сөйләмдә (әйтүдә) тын үзенә бер мәгънәви хәлиткеч категория урынын тоткан кебек язуда шуны тәңгәл белдерергә тиешле тыныш тамгалары да хәлиткеч роль уйный. Менә “Ак келәтнең тәрәзәсе – сиксән сигез өлгеле; Начар кызларга бәйләнсәң хур буласың билгеле” фразасында “билгеле”нең җөмләдә нинди кисәк булуы, өтер белән аерыламы-юкмы икәне бары тынга (бу очракта паузага) карап кына билгеләнә ала. Ни кызганыч, мәктәптә бүген тыныш билгеләрен кую (пунктуация кагыйдәләре) чын тавыш агышы, көй-аһәңенә карап түгел, ә бәлки җөмлә кисәкләренең төре, урынына һәм башка формаль структур-грамматик шартларга карап кына (еш кына бүтән тел пунктуация кагыйдәләренә сукырларча ияреп)  куярга өйрәтелә.
   
Синтагма, фраза басымының да соңгы сүзгә төшмичә, башка берәмлеккә төшү очраклары була. Бу – стиль максатында, махсус эшләнә. Әнә бит артист “Челтәр элдем читәнгә...” дип басымны гайре табигый әйтеп, үзенә күрә көләмәслек төсмере барлыкка китергән. Яисә: “Әллә итегең мех инде? Юк, бу күн итек” дигән диалогта басым “күнитек”кә төшә, анда да әле “күн”е бераз аерыла.
   
Мондый “кытыршылыклар” үзегезнең күнекмәләр дәфтәрегездә дә теркәлгәндер, сабак бирердәйләрен безнең белән дә уртаклашмассызмы? Тәнәфес ясаган арада.
                                        Илдар Низамов,
                      филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 23.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»