|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2020 Шоу-бизнес
"Гафу ит, авылым": Дилия Әхмәтшинаның ЯҢА ҖЫРЫ үзәкләрне өзә (ПРЕМЬЕРА)Дилия Әхмәтшинаның шушы көннәрдә генә дөнья күргән өр-яңа җыры тамашачыларының күңелен бик тиз яулап өлгерде. Тирән эчтәлекле җыр, матур көй, сандугачтай моңлы тавыш - башкача була аламы соң? "Гафу ит, авылым" дип аталган җырның сүзләрен Дилиянең әбисе Фәүзия Гайнанова һәм әтисе Фәрит Ахмәтшин язган, көен дә әтисе иҗат иткән. Кызганычка каршы, Фәрит Ахмәтшин быелның 9 маенда бакыйлыкка күчте. "Әти бернигә дә карамастан бирешмәскә өйрәтте. Ә тагын шатланырга, хыялланырга, туган телеңне һәм мәдәниятеңне яратырга, үз тамырларыңны яратырга, җырларга, зирәк һәм эш сөючән булырга чакырды!", - дип уртаклаша иң авыр мизгелләре турында Дилия. Бәлки шуңа да, әтисе төсе булган әлеге премьера яшь җырчы өчен икеләтә кадерле. Дилия Әхмәтшинаның үзәкләрне үзә торган әлеге өр-яңа җырын "Матбугат.ру" сайтында беренчеләрдән булып сез дә тыңлагыз:
--- |
Иң күп укылган
|