поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.07.2020 Спорт

“Ак Ладья” осталык серләре белән уртаклаша

Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар заманасында да популярлыгын югалтмый. Самара өлкәсендә дә бу спорт төренә зур әһәмият бирелә. Өлкә шахмат федерациясе төрле яшьтәгеләр өчен булдырган шахмат түгәрәкләре, профессиональ мәктәпләр бар, турнирлар уздырылып тора.

Камышлы районының Рус Байтуганы авылы мәктәбендә дә өч ел элек “Ак Ладья” дип аталган шахмат клубы эшли башлаган иде. Бүген без аның эшчәнлеге турында мәктәпнең физкультура укытучысы, Камышлының «Фортуна» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы, “Батыр” мәдәни-спорт үзәгенең инструктор-методисты Илнар Сафин белән сөйләшәбез.
 
- Илнар, бу клубны оештыру теләге бер дә юктан килеп чыкмагандыр. Сез үзегез дә шахмат уены белән мавыгасызмы?
 
- Әлбәттә. Гаиләбез белән шахмат җене кагылган кешеләр без, дип әйтсәм дә дөрес булыр. Бу уенга беренче мәхәббәт чаткысын әтиемнең әтисе - Әсгать бабай салды. Ул шахмат уйнарга армиядән өйрәнеп кайткан иде. Әтине дә, оныкларын да уйнарга өйрәтте. Җәйге яңгырлы көннәрдә аның белән ярыша-ярыша шахмат уйнаганым балачакның якты бер хатирәсе булып әле дә күңелдә саклана.
 
Сүз уңаеннан, бабабызга хәзер 85 яшь. Аның фикер йөртә белүенә, саф акылына, зиһененә сокланырлык. Моңа бабабызның шахмат уены белән мавыгуы зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм.
 
- Шахмат клубына ничә бала йөри?
 
- Рус Байтуганы мәктәбендә 50ләп бала белем ала. Шуларның барысы да шахмат түгәрәгендә шөгыльләнә. Малайлар-кызлар бик теләп йөриләр. Тәнәфес вакытында да, дәресләрдән соң да бездә телефон, гаджет экранына текәлеп утырган бала күрмәссең. Үзләре килеп шахмат, такта сорап алалар.
 
- Уен серләренә балаларны кем төшендерә?

- 1 - 4 сыйныф балалары белән башлангыч сыйныф укытучысы, минем тормыш иптәшем - Айгөл Сафина, ә 5 - 11 сыйныфлар белән физика һәм физкультура укытучысы булып эшләүче әтием Тәлгать Сафин шөгыльләнәләр.
 
- Сез әле укытучылар гаиләсе дә икәнсез!
 
- Әйе, шулайрак килеп чыкты. Әнием Рәмзия Мөхтәбәр кызы да шушы мәктәптә эшли, математика укыта. Ул да шахмат буенча авыл җирлеге турнирларында дәрәҗәле урыннар яулап тора.
 
- Авылыгызда шахмат турнирлары уздырасызмы?
 
- Байтуган мәктәбендә Василий Лебакин истәлегенә авыл турниры уздырылып килә. 30 елдан артык Василий Леонидович рәсем, сызу һәм технология дәресләре укытты, агач эшкәртү һәм нәкышлап бизәү түгәрәкләре алып барды. Балалар аның шахмат дәресләренә дә бик теләп йөрделәр.
 
Василий Лебакин истәлегенә оештырылган турнирларны уздыруда аның балалары нык ярдәм итәләр. Уллары Александр, Владислав, Максим, Алексей һәм кызы Мария бу чарада үзләре дә бик теләп катнашалар.
 
Башка елларда да Шахмат көненә карата авыл җирлеге администрациясе ярдәме белән турнирлар оештырып килә идек. Кызганычка, коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел аны уздырып булмады.
 
- Мондый чаралар уздыру зур чыгымнар таләп итә. Ярдәм кулы сузучыларыгыз булу – зур бәхет.
 
- Лебакиннар гаиләсенә, авыл җирлеге администрациясенә, “Байкомсервис” оешмасына бик рәхмәтлебез. 2018 елда бу оешма 10 мең сумлык сертификат бүләк иткән иде. Бу акчага без профессиональ шахмат такталары сатып алдык. Хәзер инде балаларга уйнавы тагын да кызыклырак.
 
- Илнар, өч ел дәверендә балалар шахмат буенча нинди дә булса дәрәҗәләргә ирешә алдылармы?
 
- Укучыларыбыз район күләмендә узган турнирларда катнашып, дәрәҗәле урыннар яулап торалар. Өлкә ярышларында Камышлы районы өчен уйнап, ике ел рәттән Самара төбәгенең иң шәп уенчылары бишлегенә керделәр. Шулай ук Иске Ярмәк авылында шахмат буенча спорт остасына кандидат Салих ага Шәрәфетдинов истәлегенә багышланган турнирларда да даими катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.
 
- Иң оста уенчыларыгыз белән таныштырып үтсәгез иде.
 
- Монда Сөләйман Бәдретдинов, Алина Гарифуллина, Данир Гарипов, Юлия һәм Максим Микиннар, Замир Сабиров, Илмир Гаязов һәм Станислав Аверьяновны билгеләп үтәргә була. Аларга алмашка нәни шахматчыларыбыз да үсеп килә.
 
- Илнар, шахматтан башка авылда балалар өчен нинди спорт түгәрәкләре бар?
 
- Балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалуга зур әһәмият бирәбез. Алар волейбол, баскетбол, футбол секцияләренә бик теләп йөриләр. Каратэ көрәше аеруча популяр.
 
- Мәктәпләргә шахмат дәресләре кертү турында сүз бара. Сез моңа ничек карыйсыз?
 
- Мин бу проектны хуплыйм. Бүген дөньяның 180 илендә шахмат уены мәктәп программасына кертелгән. Россиянең кайбер төбәкләрендә дә “Мәктәптә шахмат” дип аталган халыкара инновацион проект гамәлгә ашырыла башлады һәм 1 - 4 сыйныфларда бу интеллектуаль спорт төре дәрес формасында укытыла.
 
Кызганычка, Самара өлкәсе мәктәпләрендә әлегә бу яңалык кертелмәгән. Шахмат серләренә дәрестән тыш чараларда гына төшендерәбез. Ләкин өмет бар: регионда “Үсеш ноктасы” дип аталган федераль проект тормышка ашырыла башлады. Ул инде Камышлы мәктәбендә уңышлы гына эшләп килә, яңа уку елында Иске Ярмәк мәктәбендә дә ачылачак. “Үсеш ноктасы” кабинетларының берсе - яхшы итеп җиһазландырылган шахмат зонасы. Балалар бу бүлмәне аеруча яраталар. Бүгенге болгавыр заманда сабыйлар азып-тузып урамда йөрмиләр, дәрестән соң шахмат уйныйлар, спорт белән шөгыльләнәләр икән, моңа ата-аналар да шат, мәктәпкә дә дәрәҗә, илгә дә файда.
 
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илнар! Сезгә һәм яшь шахматчыларыгызга яңа җиңүләр теләп калабыз!
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.07.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»