поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2020 Шоу-бизнес

"Мин шаккатым!": Ринат Рахматуллинның юбилее 15 июльдән 21енә кадәр дәвам иткән

Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллинга 50 яшь тулды. Кызганыч, башкалар кебек үк ул да юбилеен тиешенчә билгеләп уза алмаган. Дөрес, шаккаттырып, күңелен күрүчеләр барыбер булган. Артист юбилеен кайда, ничек үткәргән? Нинди сюрпризлар булган? Бу хакта Ринатның үзе белән сөйләштек.

- Минем юбилей зурлап Казанда үткәрелергә тиеш иде. Беренче көнне - яраткан тамашачым алдында концерт, икенче көнне якыннарым белән банкет планлаштырылган иде. Аннан соң туган ягым Буада шулай ук ике көн - концерт һәм банкет булырга тиеш иде. Ләкин коронавирус аркасында планнар бозылды.

Кызганыч, кафега да кунакларны чикле санда гына чакырырга туры килде, - дип сөйләде безгә Ринат.

Җырчының туган көне 15 июльдән 21енә кадәр дәвам иткән.

"Соңгы кунакларны кичә озаттым. Барысы да мин теләгәнчә булды, рәхәтләнеп аралашып ял иттек. Үткән гомерне иске төшереп, җырлап-биеп күңел ачтык. Юбилеем белән котларга иҗатташ дусларым Рифат Зарипов, Вадим Захаров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Римма Никитина кайтты. Мин бик канәгать. Барысына да зур рәхмәт", - ди җырчы.

Сюрпризларга килгәндә, Ринат Рахматуллинның бер кунагы алдан хәбәр итмичә генә бик ерактан мәҗлескә кайтып төшкән.

"Башта "кайтып булмый, үпкәләмә", диделәр. Әмма кунаклар җыелышканда, иң күрәсем килгән гаилә дусларыбыз кайтып керде. Мин шаккатым! Шулкадәр күңелле сюрприз булды", - ди ул. "50 яшь әле берни түгел ул - яшьлек тә үтмәгән, картлык та килеп җитмәгән! Иң матур вакыт!" - ди Ринат Рахматуллин.

Без дә юбилярны чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телибез!

 

 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.07.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»