|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2020 Фаҗига
5 бала су коенырга килгән, берсен эзлиләр... (ФОТО)Мамадыш районында Нократ елгасында баткан малайның гәүдәсен эзлиләр. Аяныч хәл кичә кич 21 июль көнне килеп чыга. Җирле коткаручылар белән бергә Казаннан килгән 5 водолаз да су асларын тикшерә. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, биш бала су коенырга килгән. Шуларның берсе – 13 яшьлек малай судан кире йөзеп чыга алмаган, баткан. Хәзер батып үлгән баланың гәүдәсен 26 кеше эзли. Фаҗига булган урында 7 техника, 2 көймә. Әлегә эзлиләр, башка хәбәр юк... P.S. 10.10 сәгатьтә баланың гәүдәсен тапканнар. Ул ярдан 300 метр ераклыкта, 2,5 метр тирәнлектә була. Шул җирдән МЧС фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|