|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2020 Мәдәният
Кариев театры онлайннан офлайнга күчәКариев театры эшчәнлеген янәдән офлайн форматта яңарта. Билгеле сәбәпләр аркасында спектакльләрнең әлегә кадәр сәхнәдә куелмавына карамастан, без эшләүдән туктамадык: сезонның иң яхшы спектакльләре язмаларын театр сайтында күрсәтүне оештырдык, төрле онлайн-рубрикалар башладык. Ә хәзер безнең планнарыбыз һәм алда торган төрле чаралар белән танышырга тәкъдим итәбез: — «TAMGA» II режиссерлар лабораториясен әзерләү һәм уздыру, ул 1 августтан 8 августка кадәр барачак. Быел «TAMGA» татар халык һәм автор әкиятләренә багышланган. Лабораториядә катнашу өчен танылган театр режиссерлары Павел Зобнин (Томск), Марфа Горвиц (Мәскәү), Регина Саттарова (Казан) чакырылган, шулай ук «ASYL» Бөтенроссия драматургиясе конкурсындә җиңү яулаган пьесасыннан бер эскизны - Кариев театры режиссеры Эльдар Гатауллин пьесасы буенча әзерләячәк; — 3 һәм 4 сентябрь - Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куелышында Ф.Галиев повесте буенча «Корт» спектакле премьерасы белән 33 нче театраль сезон ачылышы (актер, режиссер, драматург Фәнәвил Галиев тууына 60 ел тулу уңаеннан);
— Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча спектакль премьерасына әзерлек. Режиссер-куючы - Илсур Казакбаев (Уфа). Премьера-2020 елның октябрь ае;
— Астрид Линдгренның «Мио, минем Мио» повесте буенча спектакль премьерасына әзерлек. Режиссер-куючы - Екатерина Гороховская (Санкт-Петербург). Премьера - 2020 елның ноябрь ае.
Онлайн-проектлар:
– «Күзгә-күз»: театр артистлары катнашында кызыклы интерактив сораштыру. Трансляция: һәр сишәмбе социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналда;
– «Онлайн-пәнҗешәмбе»: театр артистлары катнашында концерт-әңгәмәләр сериясе. Программада: җырлар башкару, алып баручы һәм тамашачылар сорауларына җаваплар. Трансляция: һәр пәнҗешәмбе 16 июльдән 16: 00 сәгатьтә Инстаграмда;
- #Онытылмагануеннар онлайн-сәхифәсенең дәвамы, аның кысаларында театр артистлары балачагында популяр булган уеннар турында сөйли. Трансляция: һәр җомга 17 июльдән социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналда.
--- |
Иң күп укылган
|