|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2020 Җәмгыять
"Татар радиосы" югарыда: 23 июль, 8:30да 450м биеклегеннән авиаэфир (ФОТО, ВИДЕО)"Татар радиосы"ның барлык эшчәнлеге дәверендә бу - иң кыю проект. Алып баручылар самолет бортыннан эфирга чыгып, 100.5fm ешлыгында тапшыруны башлап җибәрәчәк! 23 июль көнне 8:30да юморист Рамил Шарапов һәм диджей Рамил Шәрәфиев 450м биеклегендә пилот кабинасында булачак.
Радиотыңлаучылар чын очышның хис-тойгыларын сизә алачаклар; үз-үзләрен виртуаль рәвештә самолет бортында тоя, Казанның матурлыгын күрә алачаклар.
@tatarradiosi инстаграм битендә һәм 100.5fm дулкыннарында туры эфирлар алып барылачак.
Кушылыгыз. Сезне кыскача гына самолетны йөртү дәресе, позитив хисләр, дөньяга горизонт ягыннан караш көтә. @letai.s.nami партнерыбыз белән бергә без сезгә күк, киңлекләр, матурлыклар һәм ирек бүләк итәбез!
--- |
Иң күп укылган
|