|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2020 Мәдәният
Кирам Сатиевка бүген 65 яшь тулды (уникаль ФОТОлар)Күренекле баянчы, музыкант, Ф.Туишев исемендәге конкурс лауреаты, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевнең 21 июльдә туган көне. Аңа бүген 65 яшь! Котлыйбыз! Татар дәүләт филармониясе "Матбугат.ру" укучыларына уникаль фотолар тәкъдим итте. Кирам Сатиев 1970-1974 елларда Әлмәт музыка училищесында, 1974-1979 елларда Казан дәүләт консеваториясендә белем ала. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1981 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли башлый. Кирам Сатиев озак еллар буена аккомпаниатор-концертмейстер буларак Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина, Флюра Сөләйманова, Хәнәви Шәйдуллин, Рабига Сибгатуллина, Минхәмәт Гыйләҗев, Габдулла Рәхимкулов,Фәхри Насретдинов, Хәдичә Гыйниятова, Рәйсә Билалова, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиев, Зөһрә Сәхәбиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Рөстәм Маликов, Галина Казанцева кебек данлыклы җырчылар белән бергә хезмәттәшлек итә. Мәсгүт Имашев, Рафаэль Ильясов, Миңгол Галиев, Исламия Мәхмүтова, Ринат Мифтахов һәм башка күп кенә шәхесләрне үзенең иҗатташ юлдашлары дип саный. Шулай ук, Башкортостан артистлары Фәридә Кудашева, Фидан Гафаров, Рамазан Ямбәковлар белән зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килә аңа.
Ул сәхнәдә баянчы гына түгел, концерт гармуннарында уйнау остасы да, баян һәм концерт гармуннары өчен халык җырлары эшкәртмәләре, инструменталь пьесалар иҗат итеп сәхнәдә үзе башкаручы да. 1988, 1989 елларда Татарстан телевидениесеннән беренче шәхси концертларын күрсәтә.1990 елда, КПССның ХХVIII съезды ачылган көнне Үзәк (Мәскәү) телевидениедән сольный концерт бирә. 1991 елда Казанның Актерлар йортында үз әсәрләреннән сольный концерты булды. Ул дүрт өлештән торган “Баян һәм оркестр өчен концерт” әсәрен А.И. Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып башкарды. 2005 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган юбилей кичәсендә шушы әсәренең премьерасы була.
2007 елда у Кирам Сатиев Мәскәүдә Кремльнең Съездлар сараенда Г. Заволокин исемендәге “Играй, гармонь” дип аталган Россия үзәгенең юбилей концертында чыгыш ясый.
Кирам Сатиев гастрольләрдә бик күп йөргән музыкант: Америка Кушма Штатлары (Атланта, Сан-Франциско, Вашингтон, Нью-Йорк), Төркия (Истанбул, Анкара, Иске шәһәр), Болгария (София, Пловдив, Бургас, Несебыр), Финляндиядә, Швециядә, Даниядә, Норвегиядә, Бөекбританиядә, Исландиядә, Гренландиядә, Канадада, Казахстанда (Уральск, Алма-ата, Астана), Төркмәнстанда (Ашхабад, Чарджоу, Байрам-Али, Мары, Кушка), Үзбәкстанда (Ташкент, Сәмәрканд, Бохара, Фирганә, Әндиҗан, Нәманган, Маргелан), Таҗикстанда (Дүшәнбе, Ленинабад), Кыргызстанда (Ош, Дҗалал-Абад) һәм Рәсәй буйлап бик күп шәһәрләрдә чыгыш ясый ул.
Кирам Сатиев хәзерКазан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында эстрада кафедрасында аккомпаниатор булып эшли; музыкантлар, татар сәнгатькәрләре турында истәлек китаплары яза.Филармония сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубының актив вәкиле. Аның “Татар баянчылары” (1996), “Ак баян” (2005), “Консерватория, армия, филармония” (2009) дигән китаплары дөнья күрде. 2007 елда туган төбәге – Актаныш районы Татар Ямалы авылында Кирам Сатиев исемендәге баянчылар һәм гармунчылар фестивале уздырылды һәм авыл мәдәният йортында Кирам Сатиев музее ачылды.
1. Кирам Сатиев. 1992 ел
2. Әлфия Афзалова һәм “Казан утлары” инструменталь ансамбле музыкантлары. 1987ел
3. Илһам Шакиров, Кирам Сатиев. 30 август, 1998 ел
4. Кирам Сатиевка 9 яшь
5. Кирам Сатиев. 2005 ел
6. Кирам Сатиев исемендәге фестиваль. 2007ел
7. Американың Сан-Франциско шәһәре Сабантуенда. Татарстанның халык артистлары Кирам Сатиев һәм Рөстәм Вәлиев. 2008 ел
8. Кирам Сатиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Рөстәм Вәлиев Америка татарлары белән. Сабантуй. АКШ. 2008 ел
9. Күренекле музыкант Гали Җәмлиханов белән. 1977ел
10. Кирам Сатиев гаиләсе белән: хатыны Гөлшат, кызлары Сәрия
11. Гармуннар...
12. Кирам Сатиев “Сәрвиназ” ансамбле белән. Төзүчеләр Мәдәният сарае. 1977 ел
13. Әлфия Авзалова белән. 2005 ел
14. Фәридә Кудашеваның өендә репетиция ясаганда.2003 ел
15. Илһам Шакиров белән Мәскәү консерваториясенең П.И.Чайковский исемендәге залында. 2000 ел
16. Сулдан: Кирам Сатиев, Илсур Сафин, Римма Ибраһимова. Казан дәүләт мәдәният университеты. 2014 ел
17. Кирам Сатиев Америкада гастрольдә. 2008 ел
18. Кирам Сатиев. 2014 ел
19. Кирам Сатиев Болгария музыкантлары белән. 2009 ел
20. Баянчыларны искә алу кичәсеннән соң. Татар филармониясе ветераннарының “Илһамият” клубы. 2014 ел
21. Кирам Сатиев төзеп чыгарган китаплар
22. Татар баянчылары
23. Концерт афишалары
24. Тагын бер афиша
--- |
Иң күп укылган
|