|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2020 Криминал
Тулай торакта ике кешене суйганнар18 июльдә Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә бер тулай торакта җанөшеткеч вакыйга була. Ул кичне шәһәр дәваханәсенә пычак җәрәхәтләре алган өч ир-егетне алып киләләр. Кызганычка каршы, аларның икесе үлә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу кичне ир-атлар компаниясе бик таныш булмаган ир белән тулай торак бүлмәсендә исерткеч эчемлекләр эчә. “Мәҗлес кызган вакытта каза күрүчеләр һәм шикле ир арасында бәхәс туа. Бераздан шикле ир чыгып китә, әмма озак та тормый пычак тотып килеп керә һәм бүлмәдәгеләргә ташлана. Өчесен дә пычак белән җәрәхәтли һәм чыгып кача”, – диләр Тикшерү комитетыннан.
Канлы алыш нәтиҗәсендә 41 һәм 36 яшьлек ирләр дәваханәдә алынган җәрәхәтләрдән җан бирә. Каты яралар алмаган 31 яшьлек ир исән кала. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны өенә кайтаралар.
Табиблар бу хәл турында хокук саклау органнарына хәбәр итә. Оперативниклар шунда ук гаепле кешене эзли башлый һәм тиз арада аның эзенә төшә.
“Тикшерү-оператив төркем, җинаять тикшерүе хезмәткәрләре һәм эксперт-криминалистлар ярдәмендә җинаять кылуда шикләнүче ир кулга алына. “Октябрьскийда яшәүче 46 яшьлек ир моңа кадәр хөкем ителгән булган. Аны полиция бүлегенә алып киләләр”, – диләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Икеләтә үтерү факты буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.
--- |
Иң күп укылган
|