поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.07.2020 Киңәш-табыш

Короновируска каршы – орлык сөте?

Кытай «сәламе» булып бик күп илләргә таралган коронавирус – COVID-19 бөтен дөньяны шаулатты. Төрле ил галимнәре бүгенге көнгә кадәр шул явыз зәхмәткә каршы көрәшү чараларын эзли. «Коронавируска каршы вакцина уйлап табылган», «вирусны җиңә торган препаратларны сыный башлаганнар» кебек хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора, Америка, Италия, Кытай, Русия галимнәре уйлап тапкан препаратлар турындагы фикерләр һәм яңадан-яңа тәкъдимнәр арта бара.

Ә яңалыгыбыз шул: үзебезнең Татарстанда җитештерелә торган биологик актив кушылмалар арасында да мондый төр вирусларны җиңә алырлык продуктлар бар икән! Үрдерелгән бөртекле ашлыктан Нияз Зәйнулла улы Хисмәтов технологиясе буенча җитештерелә торган продуктларның вирусларны юк итү һәм иммунитетны күтәрү үзлегенә ия булуы бик күпләрдә кызыксыну уяткан. Автор фикеренчә, Русия патентына һәм халыкара патентка тәкъдим ителгән әлеге продукт коронавируска каршы көрәшә алырлык көчле препарат булып санала ала.
 
Татарстан галиме – техник фәннәр докторы Нияз Хисмәтов соңгы елларда актив рәвештә үрдерелгән ашлыкны тирәнтен биологик эшкәртү белән шөгыльләнә. Ул үрдерелгән бөртекле культураларны эшкәртү ысулын һәм технологияләрен генә түгел, аларны биологик ысул ярдәмендә тирәнтен эшкәртү өчен катлаулы биопроцессор да уйлап тапкан. “Бодай, борчак, соя, фасоль кебек үрдерелгән бөртекләрне биопроцессорда эшкәртү нәтиҗәсендә сөтсыман консистенциядәге сыек масса барлыкка килә. Гади генә итеп без аны орлык сөте дип атыйбыз, – ди Нияз әфәнде. – Әлеге продукция өч баскычлы биопроцессор ярдәмендә эшләнә. Беренче баскыч – үрдерелгән бөртекләрдән һәм чикләвекләрдән органик масса алу, икенче баскыч – аксым мембраналарын таркатып, алардан аминокислота һәм нуклеотид барлыкка китерү, өченчесе – тирәнтен эшкәртү барышында барлыкка килгән сөтсыман массага антисептик һәм табигый антибиотик өстәүдән гыйбарәт. Беренче баскычта барлыкка килә торган орлык сөте көндәлектә куллану өчен витаминнарга һәм минералларга бай менә дигән файдалы азык. Ә инде вирусларга каршы көрәшә алырлык табигый матдәләр белән туендырылганын биологик актив кушылма дип атарга мөмкин. Аның нигезендә күп төрле препаратлар әзерләп, актив рәвештә медицинада кулланырга була.
 
Бүгенге көндә Covid-19 га каршы төрле ил галимнәре препаратлар тәкъдим итә. Ә безнең продуктлар тагын да нәтиҗәлерәк, – ди галим. – Чөнки чит ил галимнәре уйлап тапкан препаратлар, ягъни, химия куллану бит ул ике яклы. Барыбызга да билгеле: химиянең бер якка күпмедер дәрәҗәдә файдасы булса, икенче якка зарары да бар, ул нинди дә булса органга начар йогынты ясарга яки башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Ә безнең продукциягә бернинди химия кушылмый, ул тулысынча табигый препарат. Иң мөһиме, аның составындагы табигый антибиотик һәм антисептик канга, күзәнәкләргә һәм ДНК молекулаларына кадәр барып җитә, күзәнәккә үтеп кереп, вирусларны юк итә, канны сыегайта. Ә аминокислоталар өлешчә үзләштерелә, тагын таркалып, нуклеотидлар барлыкка китерә. Нәкъ менә шул нуклеотидлар геннарыбызны сәламәтләндерә дә инде. Барлык зарарланган ДНКлар яңадан элеккеге сәламәт хәленә кайтырга мөмкин. Моннан тыш, организмда яңа кызыл тәнчекләр барлыкка килә һәм шуның нәтиҗәсендә кешенең иммун системасы ныгый”.
 
АКШ галимнәре ясаган тикшеренүләр күрсәткәнчә, организмдагы күзәнәкләргә эләгеп, Covid-19 инфекция өчен җаваплы булган геннарның эшчәнлеген туктата икән. Нияз Зәйнулла улы моны болай аңлата: “Организмыбыздагы күзәнәкләрнең үзләрендә үк вирусларга каршы көрәшә торган геннар бар һәм әлеге система бик төгәл эшли, аның ярдәмендә организм үзен үзе вируслардан арындыра ала. Димәк, теләсә нинди вирус эләккәч (мисал өчен, ОРВИ), әлеге геннар тиз арада сигнал бирә һәм организм шунда ук вирусларга каршы көрәшә башлый. Әмма грипптан яки ОРВИдан аермалы буларак, COVID-19 бер төркем геннарның (шул исәптән, сигнал бирә торганнарының) эшчәнлеген акрынайта. Нәтиҗәдә, “SARS-CoV-2 үпкәләргә үтеп керә һәм бик тиз үрчи башлый. Аңлашылганча, күзәнәкләр үзләренең инфекция йоктыруы турында хәбәр бирми икән, организм көрәшә алмый, үпкәләр зарарлана дигән сүз. Соңрак әлеге проблеманы чишү өчен инфекция эләккән урынга микрофаглар, лимфтоцитлар килә, әмма бу вакытта инде вирус көчәеп өлгергән була. Ә микрофаглар һәм лифтоцитлар үпкәгә эләккәч тагын да көчлерәк ялкынсыну процессы башлана, чөнки вирус белән көрәшер урынга, организм үз күзәнәкләренә һәм тукымаларына каршы көрәшә булып чыга. Шуңа күрә, Америка галимнәре дә авыруның башлангыч чорында ялкынсынудан дәваларга түгел, ә коронавирус “тоткарлаган” шул процессны җайлап җибәрергә кирәк дигән фикердә. Әмма башка ил галимнәре ДНКга җитеп, ген чылбырын ничек ялгарга, аның эшен ничек җайга салып җибәрергә икәнлекне ачыклый алмыйлар әле. Иң мөһиме, Америка галимнәренең әлегә кадәр ясаган ачышлары минем ачышларның дөрес булуын раслый. Ә италиялеләр кебек, коронавирусны химия белән туктаткан очракта, ДНК чылбыры ялганмаган килеш кала (димәк соңыннан башка авырулар да килеп чыгарга мөмкин). Ә минем ачыш шул мөһим ике функцияне дә берләштерә. Беренчедән, продукция составындагы матдәләр вирусларны юк итә, икенчедән, ДНКны тукландырып һәм тулыландырып, аның эшчәнлеген тулысынча җайга сала. Һәм болар барысы да бернинди химия кулланмыйча, тулысынча табигый продуктлар белән!
 
Коронавирус вакытында кеше организмында кызыл тәнчекләр кими, аминокислоталар синтезланмый. Ә үрдерелгән бөртекле ашлык нәкъ менә алыштыргысыз аминокислоталарга бай.
 
Нияз Зәйнулла улы үзе җитештерә торган продуктлар белән кешеләрне күптөрле авырулардан дәвалап булачагына өметләнә, алар нигезендә яңадан-яңа препаратлар, биологик актив кушылмалар (БАД) чыгару теләге белән яши. “Продуктларыбызның составы уникаль: үрдерелгән бөртекле ашлык һәм халкыбыз элек-электән куллана һәм файдасын күрә торган табигый антисептиклар. Ашлыктан алынган орлык сөте күзәнәкләрне тукландыру өчен азык булып тора, әлеге азыкны күзәнәкләргә илтү юлында табигый химик элемент барлык микробларны, вирусларны юк итеп, аны саклап бара, органик антибиотик алыштыргысыз аминокислоталарны һәм нуклеотидларны зарарланмаган килеш күзәнәкләргә һәм ДНК га илтеп җиткерү һәм мутацияләнгән ДНК ны сәламәтләндерү өчен җаваплы. Һәм иң мөһиме – әлеге матдәләрнең нинди күләмдә алынуы, ни дәрәҗәдә тирәнтен эшкәртелүе. Аерым-аерым әлеге матдәләрне куллану практикасы бар иде, ә менә өчесен берьюлы кулланып көчле продукт барлыкка китерү – безнең фәнни өйрәнүләребезнең төп нигезе. Продуктларыбызны бөтен кеше куллана ала: авыру кеше – савыга, сәламәт кешенең иммунитеты тагын да ныгый. Инфекция вакытында файдалы орлык сөтенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Әлегә моннан да яхшырак, сыйфатлырак, кеше организмы өчен туры килә торган продукт юк дип саныйм”, – ди Нияз Зәйнулла улы.
 
Якташыбызга әлеге юнәлештә эзләнүләре юлында яңа ачышлар телик. Үзебездә җитештерелә торган файдалы продукция барыбызның да иммунитетын ныгытсын, яңадан-яңа көч, энергия бирсен иде. Сәламәт булыйк!
 
 

Эльвира САФИНА. Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.07.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»