|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2020 Хәвеф-хәтәр
Замана робинзоннары: Давылда исән калып, утрауда бала белән төн кунганнар (ФОТО)Кичә 19 июль якшәмбе көнне Яр Чаллы шәһәренең МЧС егетләре гадәти булмаган коткару чарасында катнаша. Алдагы көнне, ягъни 18 июль шимбә кичендә, дүрт кеше бер көймәгә төялеп, Кама елгасы буйлап йөргән. Көймә моторлы була. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, двигатель ватыла. Кама өстендә давыл, шторм чыга берзаман. Моторы эшләми торган көймәдә бу дүрт кеше көч-хәл белән бер утрауга килеп “кунаклый”. Шушында төн кунарга мәҗбүр булалар. Ә бит араларында бала да була! “Матбугат.ру”га билгеле булганча, хәвефкә тарыган сәфәрчеләрне икенче көнне утрауда коткаручы бригада табып ала. Һәм барысын да үз көймәләренә төяп, Гулюково авылы янындагы ярга алып чыгалар. Моторы ватык көймә дә буксирга алына.
Ярда бу дүрт кешене борчылып беткән туганнары һәм якыннары каршы ала. МЧС хәбәрендә бу кешеләрне “горе-робинзоны” дип атаганнар. Хәер, робинзонадасы булса да, “горе”сы булмый калган, Аллага шөкер.
Шушы хәлләр фотоларда:
--- |
Иң күп укылган
|