|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2020 Җәмгыять
Әдәбият галиме Фәрит Хатыйповны соңгы юлга бүген озаталарОзакка сузылган авырудан соң 90 яшендә вафат булган татар әдәбияты галиме Фәрит Хатыйповны соңгы юлга бүген үз фатирыннан озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте.
«Мәрхүм белән хушлашу бүген, 19 июль көнне, 13.00 сәгатьтә Ноксинский спуск урамындагы 7 йорттагы, 24 фатирда булачак», — диде ул.
Рәмис Аймәт мәрхүмнең соңгы көннәрен кызы тәрбиясендә уздыруын әйтте. «Фәрит абый соңгы 4 елда кызы фатирында яшәде, соңгы юлга да шушы фатирдан озатылачак», — диде ул.
Фәрит Хатыйпов – Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1999), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000). 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Фәрит Хатыйпов урта белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан программалар, дәреслек-хрестоматияләр төзүдә, агымдагы әдәби хәрәкәтнең төрле проблемаларына, татар музыкасы һәм мәгарифе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр язып, көндәлек матбугатта даими басылып тора.
--- |
Иң күп укылган
|