|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2020 Авыл
Тройняшкалар: Мамадыш районында бер сыер өч бозау "тапкан" (ФОТО)Шатлыклы яңалыклар да бар. Мамадыш районында бер сыер өч бозау китергән. Ике “кыз” һәм бер “малай”. “Бәбиләр” үзләрен яхшы хис итә, аларның авырлыгы нормадан ике килограммга гына калыша ди. Әниләре дә исән-сау, инде 40 литр сөт бирә башлаган. Сыерларның ике бозау китерүе дә сирәк күренеш, ә өч бозау китерү – “Матбугат.ру”га бастырырлык вакыйга. Безнең белән бергә өч бозау өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы да шатлана. Бу матур яңалыкны безгә алар хәбәр итте.
--- |
Иң күп укылган
|