|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2020 Фаҗига
Буа районында су коенганда югалган егетләрнең берсе табылды. Үлгән. (ФОТО)Буа районының Әхмәт авылында кичәдән бирле ике малайны эзлиләр. 2003 һәм 2005 елгы ике егет (“Матбугат.ру”га билгеле булганча, алар туганнан туган, күрше йортларда яшәгәннәр) плотинага су коенырга киткәннәр. Озак кире кайтмагач, берсенең әнисе эзләргә чыга. Су буенда мотоцикл һәм киемнәр. Үзләре юк. Кичә һәм бүген малайларны МЧС хезмәткәрләре эзләгән. Эшләр төнлә дә туктап тормаган. Иртәнге якта Казаннан 5 водолаз килгән. Һәм, ниһаять, хәбәр бар. Тик, кызганыч, шатлыклы түгел. Көндезге уникедә бер малайның гәүдәсен (2005 елгы) 5 метр тирәнлектән ярдан 16 метр ераклыкта тапканнар.
Икенче егетне эзләү дәвам итә...
"Матбугат.ру"ның танышлары әлеге минутларда фаҗига булган урында. Оператив хәбәрләрне кичә һәм бүген "Матбугат.ру" инстаграмына биреп барабыз: https://www.instagram.com/matbugat/
--- |
Иң күп укылган
|