|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2020 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда су коенырга киткән һәм югалган ике яшүсмерне эзлиләрТатарстанда буада су коенырга киткән һәм югалган ике яшүсмерне эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча МЧС идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 15 яшьлек һәм 17 яшьлек яшүсмерләр республиканың Буа районы Әхмәт авылында җирле сулыкка коенырга китә. Балалар озак кайтмагач, әниләре аларны эзли башлый. Буа янында балаларның киемнәре табыла, үзләрен әле дә эзлиләр, дип яза агентлык.
Урынга коткаручылар, медиклар һәм полиция чыккан. Яшүсмерләрне эзләү дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|