|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2010 Сәясәт
ИСЕМ АЛЫШТЫРУДАН НИ ФАЙДА?Россия Президенты Дмитрий Медведев фикеренчә, милицияне рәсми рәвештә полиция дип йөртергә вакыт җитте. Ил башлыгы фикеренчә, бу исем хокук саклау органнарының яңа кыяфәтенә туры киләчәк. Шимбә көнне Интернеттагы махсус сайтта “Полиция турында”гы закон проекты пәйда булды. Ә сез исем алмаштырудан файда буласына ышанасызмы? Артем Николаев, Татарстан прокурорының беренче урынбасары:
– Исем алмаштыру гына проблемаларны хәл итмәячәк. Андый очраклар моңа кадәр дә булды бит инде – юл-патруль хезмәте, ДАИ һәм ЮХИДИ кебек төшенчәләр барлыкка килде. Әмма берни дә үзгәрмәде. Шуңа күрә ныклап уйланылган реформа кирәк. Без законга хезмәт итәбез. Тиешле канун кабул итәләр икән – аны тормышка ашырачакбыз.
Айдар Гыйләҗев, төзүче:
– Бу мәсьәләдә төрлечә фикер йөртергә мөмкин. Бер яктан караганда, исем алмаштыру, чыннан да, файдалы булырга мөмкин. Милиция тарихында тагын бер яңа сәхифә ачу, бәлки, андагы хезмәткәрләрнең рухын күтәреп җибәрер. Әмма яңача эшләү теләге дә булырга тиеш. Икенче яктан карасак, безне кечкенә чакта, “полицай“ – начар сүз, дип өйрәттеләр. Бу төшенчәне дошманга хас сыйфат дип кабул иттек. Шул ук вакытта хәзерге кечкенә сабыйлар, чит ил фильмнарын карап һәм уенчыклары белән мавыгып, хокук саклаучыларны полиция дип тә атый. Хәер, без дә ияләнербез анысы. Әмма исем алмаштыру җисемнең яхшы якка үзгәрүенә дә китерсен иде. Төп мәсьәлә әнә шул.
Альберт Гаделшин, күз буучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
– Ялгышмасам, полиция – дәүләт кешесе, ә милиция мылтыклы кеше дип тәрҗемә ителә. Мин бу төшенчәләрнең бернинди аермасын да күрмим. Тик безнең халык милиция дип әйтергә өйрәнгән. Колакка да якынрак. Полиция дигән сүзне исә кечкенәдән начар кеше дип өйрәндек. Шулай тәрбияләделәр. Әгәр шул исем үзгәртүгә генә кайтып кала икән, моның бернинди файдасы булмаячак. Миңа калса, хокук саклау органнарындагы составны үзгәртмичә, нәтиҗә көтәргә ярамый. Ришвәт алырга, кеше куркытырга күнеккән кешеләр дә күп бит бүген алар арасында.
Габбас Төхвәтуллин, республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары:
– Исем алмаштыру – акча дигән сүз. Элмә такталарны алмаштырып чыгу гына да күпмегә төшәчәк. Аннары без милиция дигән сүзгә ияләнгән. Полиция дип әйтсәләр, башта колакка ятрак булачак. Икенче яктан, исемдәмени хикмәт? Миңа нәтиҗәсе генә булсын аның. Берничә хәреф, ягъни исем алмаштырып кына җисем үзгәрми бит.
Роберт Туктаров, адвокат:
– Крылов бабайның күренекле бер мәсәле бар. “Квартет” дип атала ул. Урыннарын ничек кенә алмаштырсалар да, булдыксыз музыкантлар оркестр ясый алмый. Шуңа күрә эш исемдә генә түгел. Органнарны төптән үзгәртергә, анда акыллы, культуралы, гадел кешеләр тупларга кирәк. Менә сез үзегез бу эшкә барыр идегезме? Менә шулай шул. Әгәр дә мәгәр төптән үзгәреш булмый икән, исемнең бер файдасы да булмаячак. Ә полиция дигән сүзгә килгәндә, бу исем минем өчен ят түгел. Наркополиция берничә ел эшли инде. Ияләштек бит.
|
Иң күп укылган
|