|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2020 Җәмгыять
“Бикле ишек артында аның нишләвен күз алдыбызга да китермәдек”. Үсмерне инсульт аркасында паралич сукканКытай Халык республикасының Гуанси-Чжуан автономияле районында тәүлегенә 22 сәгать компьютер уеннар артында вакыт үткәргән үсмер ишемия инсульты кичергән. Аның сул кулын паралич суккан, хәзер ул хәрәкәтләнми. Бу хакта AsiaOne хәбәр итә.
COVID-19 пандемиясе башлангач, мәктәпләр карантинга ябыла, укучыларны дистанцион белем алу форматына күчерәләр. Шул вакыттан алып 15 яшьлек үсмер Сяобинь бүлмәсеннән чыкмый башлый, ишеген бикли һәм тәрәзәләрендәге штораларны ябып куя. Үсмернең ата-анасы Сяобиньны дәресләр хәзерли дип уйлаган.
Чынында исә егет компьютер уеннарыннан аерыла алмаган. Соңрак социаль челтәрләрдәге язышуларыннан аның тәүлегенә нибары 2 сәгать йоклавы ачыкланган. “Бикле ишек артында аның нишләвен күз алдыбызга да китермәдек”, — диләр үсмернең ата-анасы. Инсульт исә тиешенчә тукланмау һәм вакытында ял итмәү нәтиҗәсендә суккан.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: 123ru.net
--- |
Иң күп укылган
|