|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2020 Фаҗига
Җеназага барганда үзе һәлак булганБашкортстанның Куергазы районында кичә иртән, 14 июльдә, Яңа Мораптал—Түлгән юлының 1 километрында өлкән яшьтәге гаилә пары авариягә эләккән. ЮХИДИ хәбәр итүләренчә, чыгышы Ырынбур өлкәсеннән булган 75 яшьлек водитель борылышта машинасы белән кюветка төшеп китә һәм аның “Нива”сы әйләнә. Кызганычка каршы, пенсионер ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк һәлак булган. Аның янәшәсендә утырган хатынына берни булмаган, ул бер җәрәхәт тә алмаган. Ир белән хатынның туганнарын җирләргә барулары булган.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Видеодан скриншот.
--- |
Иң күп укылган
|