• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

15.07.2020 Җәмгыять

"Путин акчаларын" аналар нәрсәгә тоткан?

“Гомер уза, кием туза...” дигәндәй, җәйнең кыл уртасына килеп басканыбызны чамаладыгызмы соң? “Туза” дигәннән, кием генә түгел, күп нәрсәләр туза бит ул. Мәсәлән, акча... “Акча тота беләбез лә, булсын гына иде әле менә!” – дип тагын бер уйлап куйган укучыларга берничә кызыклы хәбәр бар.

“Перспектива” фәнни-техник үзәге 18 яшьтән узган 1,5 мең кеше арасында “Кеше башына күпме керем аласыз?” темасына телефон сораштыруы уздырган. Соңгы дүрт ай эчендә ил буйлап 15 мең сумнан азрак керемгә яшәүчеләр саны илнең яртысын диярлек тәшкил иткәнлеге – 6,5 процентка артып, 44,6 процентка җиткәнлеге ачыкланган.  Ә сез 5 000 сумнан да азрак керемгә яшәүчеләр бар икәнен белә идегезме?

Андыйлар саны июньдә ил күләмендә 8,1 процентка кадәр арткан диләр. Кеше башына 100 000 сумнан да артык керем алучы ватандашларыбыз да үрчегән. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, андыйлар саны бүген бөтен ил халкының 2,1 процентын тәшкил итә.

Хәтерегездә булса, Илбашыбыз фәрманы белән, 1 июнь һәм 1 июль иртәләрен төрле төсле якты нурларга күмеп, 16сы тулмаган һәр бала башына 10ар мең сум таратып чыкканнар иде.

“Коммерсант” порталы исә әлеге акчаның балаларга “нинди төстәге күлмәк-ыштаннар алуга” киткәнен тикшереп карамакчы булган... Ләкин бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә тап булган. 

Баксаң, алганчы бу акчаны бала киемнәренә, ашауга, уенчыкларга тотарга җыенган халыкның күбесе акчаны... яңа телефоннарга туздырып бетергәнлеге ачыкланган. 

Июньнең беренче атнасында бәяләре якынча 10ар мең сум торган мобиль җайланмалар сату күләме 1,5 (!) тапкырга арткан. Июльнең беренче берничә көне дә якынча шундый нәтиҗәләр биргән... Әби-бабайларның “ыштансыз бер җиргә каеш” дип көлә торган урыны шушыдыр инде. 

...Пандемиянең алдан көтелгән нәтиҗәләре инде күзгә үк күренә башлаган булырга тиеш... Ни өчен дигәндә, күзәтүләр күрсәткәнчә, карантинга якын катгый чикләүләр бетерелгәннән соң, халык кибетләргә туй күлмәкләре алырга чыгып чапкан. Шул рәвешле июнь аенда гына да туй күлмәкләре сату күләме өч тапкырга арткан ди. 

 

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.07.2020
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (908738) / 16.07.2020 01:11:00

Бернинди дә дәүләт акчалары юк, салым түләүчеләр акчалары гына бар (гражданнар акчалары, халык акчалары; Нет никаких госуларственных денег, есть только деньги налогоплательщиков) Маргарет Тэтчер.
Бу ханым беркайчан да беркемгә дә дәүләт акчалары дип әйттермәгән. Ул: без барыбыз да салым түләүчеләр акчасына яшибез, аларга хезмәт итәбез, алар түләгән акчаларны эффектив файдаланырга һәр аларның һәр пенс акчасы өчен җавап бирергә тиешбез ди торган булган. Кем дә булса халык акчасын дәүләт акчасы дип төссезләндерергә, хуҗасызлындырырга маташа, димәк аның максаты – бу акчаларны хуҗаларыннан читләштереп үзләштерү. Ә халык акчасын үз исеме белән атаган кеше – гомумән җинаятьче. Болар минем сүзләр түгел, ә Тэтчер ханым сүзләре.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar