поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.07.2020 Мәдәният

Римма Ибраһимовага бүген 70 яшь тулды (УНИКАЛЬ ФОТОЛАР)

Бүген 15 июльдә Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың туган көне. Юбилей! Күренекле җырчыны чын йөрәктән тәбриклибез һәм матур теләкләребезне юллыйбыз! Татар Дәүләт филармониясе исә "Матбугат.ру" укучылары белән уникаль фотолар белән уртаклашты.

Римма ИбраһимоваТатарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында туып-үскән. Җырчы, Татарстанның атказанган артисты (1978),Татарстанның халык артисты (1984), Муса Җәлил исемендәге  премия лауреаты (1984), “Мактау билгесе” ордены (1986), «Казанның 1000-еллыгы» медале (2005) иясе, «Алтын барс» Халыкара татар җыры бәйгесе лауреаты (2007).
 
1967 елда урта мәктәбне тәмамлаганнан соң, Римма Ибраһимова Казан шәһәренә килә, М.Горький исемендәге Мәдәният сарае каршында Сара Садыйкова җитәкләгән сәнгать түгәрәгенә йөри башлый. Аның талантын тоеп алып бәяләгән беренче остаз да Сара Садыйкова була. Аның киңәше белән ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыка җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов янына килә. Мәхмүт ага аны бер төркем филармония артистлары белән Мәскәүгә Бөтенроссия эстрада студиясенә укырга җибәрә. Римма Ибраһимова студиядә вокал буенча танылган җырчы, педагог Георгий Павлович Виноградовта белем ала. 
 
Мәскәүдә ике ел укыгач, 1969 елда Казанга кайтып Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә килә һәм Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтовның концерт бригадасында эшли башлый. Бер үк вакытта И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында белем ала. 
 
Ягымлы лирик тавышка ия җырчы Римма Ибраһимова Татар дәүләт филармониясендә 1969-94 елларда бик күп күренекле сәнгать осталары белән бергә эшли. Татар эстрадасы сәхнәсендә 40 елдан артык иҗат итү дәверендә аның репертуарында татар халык җырлары, татар  композиторларының әсәрләре, башкорт һәм рус җырлары урын ала. Гомумән, җырчы репертуар сайлауга бик җитди карый, шуңа күрә, аның җырлары һәрчак тирән эчтәлекле. Ул халкыбызның әлегә билгеле булмаган яки онытылган күп җырларын табып, эшкәртеп сәхнәгә күтәрде һәм халыкка кабат ирештерде. Җырчының репертуарында «Бәхетле булыгыз» (Р.Әхиярова көе, Р. Миңнуллин шигыре), «Кәккүк моңнары» (Р.Еникеев көе, Р.Закиров шигыре), «Ана җыры» (Р.Әхиярова көе, Ә.Баян шигыре), «Балачагым чишмәсе» (Р.Абдуллин көе, И.Юзиев сүзләре), «Яратам» (В.Усманов көе, Г.Зәйнәшева сүзләре), «Әниләр» (Р.Яхин көе, М.Ногман сүзләре) һ.б. бик күп җырлар, татар халык җырлары урын алган.
 
Римма Ибраһимова күптөрле Халыкара мәдәни чараларда, милли бәйрәмнәрдә актив катнаша. Әйтик, Бөтендөнья татарлар конгрессы форумнарында, Сабантуй бәйрәме, төрле Халыкара конкурс-бәйгеләрнең жюри әгъзасы, студентларның «Ягымлы яз» фестиваленең жюри рәисе, Бишкек шәһәрендә узучы Төрки халыкларның халыкара җыр фестиваленең, Илһам Шакиров исемендәге җар бәйгесенең, «Татар моңы» Халыкара җыр бәйгесенең һәм башка күп кенә фестиваль-бәйгеләрнең жюри әгъзасы. 
 
Җырчы Татарстан сәхнәләре белән генә чикләнмичә концерт программалары белән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Уфада, Ульяновскида, Самарада, Екатеринбургта, чит илләрдән Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кытай, Чехословакия, Прибалтика, Финляндия, Польша, Венгрия, Төркия һәм башка илләрнең зур сәхнәләрендә чыгыш ясап, бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкын сөендерә.
 
Римма Мөбәрәк кызы Ибраһимова 1998 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында вокал укытучысы, 2002 елдан – татар театраль эстрада кафедрасы доценты. Аның укучылары арасында төрле халыкара җыр бәйгеләре лауреатлары: Айгөл Сагынбаева, Сөмбел Билалова, Ләйсән Сөнәгатова, Зөлфәт Фәхретдинов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ильвина Габделхакова, Данир Сабиров, Ләбибә һәм башка талантлы яшь җырчылар бар.
 
 
1. Римма Ибраһимова. 1982 ел



2. Сулдан уңга: Зиннур Нурмөхәммәтов, Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимова. Ленинград. 1983 ел
 

 
3. Сулдан уңга: Надия Низамиева, ЗәйтүнәЯруллина, Римма Ибраһимова, Рабига Сибгатуллина, Эльба Закирова, Виктор Шәрәфетдинов, Равил Таишев. 1990 ел
 

 
4. Римма Ибраһимова. 1996
 


5. Римма Ибраһимова. 1984
 


6. Римма Ибраһимова Мәскәүдә укыган елларында. 1969



7. Мәскәүдә укыган еллар. Римма Ибраһимова, Эльба Закирова. 1970 ел
 


8. Римма Ибраһимованың ире Равил Таишев



9. Римма Ибраһимова. 1996 ел
 


10. Сәхнәгә чыгар алдыннан. 1988 ел
 


11. Гастрольләр вакытында. 1983 ел



12. Римма Ибраһимова.1976 ел



13. Римма Ибраһимова. 1985 ел



14. Сулдан уңга: Равил Шәрәфи, (билгесез), Раушания Шәрәфиева, Хәйдәр Бигичев, Римма Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Алмаз Имаев, Зөһрә Сәхәбиева, Ганс Сәйфуллин. Казан. Ирек мәйданы.1983



15. Уңнан сулга: Искәндәр Биктаһиров, Римма Ибраһимова, Розалия Зәкиева, фокусчы Ренат Ачубаков



16. Римма Ибраһимова. 1994 ел



17. Сулдан уңга: Венера Шәрипова, Зилә Сөнгатуллина, Лия Заһидуллина, Ринат Ибраһимов, Нәҗип Җиһанов, Римма Ибраһимова, Гали Ильясов.



18. Римма Ибраһимова бертөркем филармония артистлары белән Үзбәкстан шәһәрләрендә гастрольләр вакытында. 1974 ел



19. Җырчы Зиннур Нурмөхәммәтовны искә алу кичәсендә. 2011 ел



20. Римма Ибраһимова. 2000 ел



21. «Илһамият» клубы артистлары Чистай шәһәрендә гастрольдә. 2018 ел.
 
 
"Илһамият" Баулыда, Фәнис Яруллин һәйкәле янында. 2017 елның августы.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»