|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2010 Милләт
![]() БЕРЕНЧЕ ДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА – ТАТАРЛАРБыел «Бердәмле»кә хатлар башка еллардагыдан күбрәк килә. Аларның күпчелеге Бөек Ватан сугышында катнашып яу кырында ятып калган, яисә хәбәрсез югалган, бөтенләй әйләнеп кайтмаган ир-атлар, яисә тылда үзләрен аямыйча көнне-төнгә ялгап эшләгән тол хатыннар, яшүсмерләр, ятим калган балалар турындагы истәлекләрдән гыйбарәт. Без аларның һәркайсысын ничек булса да «Бердәмлек»тә урнаштырырбыз дип өметләнәбез. Сугыш кайтавазы, әле Җиңү көнен билгеләп үтү белән генә тынмый, гел яңгырап, үзе турында гел искә төшереп тора. Ә менә бу хат Казаннан килеп төште. Анда сүз Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында түгел, ә Беренче бөтендөнья сугышында Белоруссия җирендә Герман һәм Россия илләре арасындагы канлы бәрелешләрдә һәлак булган мөселман солдатлары турында бара.
Белоруссия моннан 95 ел элек мөстәкыйль дәүләт булмаган. Тик бу илнең 1914–1915 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышында турыдан-туры катнашуы турында әйтсәк, бу һич кенә дә арттыру булмас иде. Германия һәм Россия арасындагы фронт сызыгы ул чакта төньяктан көньякка таба 400 чакрымга якын арага – бүгенге Витебск, Гродно, Минск һәм Брест өлкәләре аша сузылган.
Әгәр сугыш каберлекләре турында сөйләп китсәң, аларның күпчелеге үткән гасырда бөтенләй югалган инде. Россиянең мөселман солдатлары күмелгән бердәнбер урын Слоним шәһәрендәге татар зиратындадыр, мөгаен. Ул вакытта солдатларны мөселман кануннары буенча имам дәшеп, һәркайсысын аерым зиратка махсус бүлеп бирелгән урыннарга күмгәннәр.
1915 елның 10 июнендә Россия империясе хөкүмәте бу зиратта «Уртак дин тотучы туганнарыбызга, 1914 елгы Ватан сугышы батырларына һәм корбаннарына, яралардан җирле лазаретларда вафат булганнарга» дигән язу язылган ярымайлы һәйкәл-обелиск куйган булган. Ә инде аерым шәхси кабер ташлары 1922 елда ясалганнар, һәм аларның һәркайсысына поляк телендә солдатның нинди подразделениедә хезмәт итүе, хәрби званиесе, исем һәм фамилиясе, нинди губернадан икәнлеге һәм вафат булган көне язылган.
Ике сугышның бөтен чорында Белоруссияның көнбатышында урнашкан Слоним шәһәрчеге аша сугыш сигез тапкыр узып киткән. Шуңа күрә 1992 елда яңадан оештырылган мөселман җәмгыяте күпчелек каберләрнең эзе дә калмаган зиратта тәртип урнаштырырга карар кылган. Каберләрне торгызу инициативасын үз кулына запастагы офицер, бүгенге көндә Слоним мөселман җәмгыяте имамы һәм Белоруссия мөфтие урынбасары булган Сөләйман Байрашевский ала.
2005 елда сугышчыларның биредә күмелүләренә 90 ел тулу хөрмәтенә кайгылы тантана – мәрсия үткәрелгән. Бу турыда Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында да хәбәрләр булган. Ә менә 2006 елның декабрендә билгесез кабахәт җаннар биредәге кабер ташларының бер өлешен ватып-җимереп китәләр. Өч елдан соң Татарстан хакимияте ярдәме белән барысы да яңадан торгызыла. Ә быел исә Белоруссия җирендә татар халкының батыр уллары үзләренең мәңгелек йортларын табуларына 95 ел тулды. Шул уңайдан 25 майда Слонимның мөселман җәмгыяте биредә ятып калган бабаларыбызны искә алу көнен үткәрделәр. Бу чарага Татарстан вәкилләре дә чакырылган иделәр.
Менә 1914-15 елларда Слоним шәһәрендәге мөселман зиратында күмелгән мөселман сугышчыларының исемлеге:
1914 елда үлгән билгесез солдат (һәйкәл җимерелгән һәм 2009 елның ноябрендә яңадан торгызылган).
1914 елда үлгән билгесез солдат (һәйкәл җимерелгән һәм 2009 елның ноябрендә яңадан торгызылган).
Рядовой Карем, 1914 елның 16 декабрендә үлгән (һәйкәлгә яртылаш зарар ясалган, фамилиясе һәм полкының саны юк, 2009 елның ноябрендә яңадан торгызылган), Уфа губернасыннан булуы мөмкин.
104нче пехота полкы капралы Гарыфили Загидуллин, 1915 елның 13 февралендә үлгән, Казан губернасыннан.
Рядовой Низантин Гимранов, 1915 елның 11 февралендә үлгән, Казан губернасыннан.
109нчы пехота полкы рядовое Халафутджин Сулейманов, 1915 елның 13 февралендә үлгән, Самара губернасыннан.
21нче пехота полкы рядовое Пикамулла Халисилов, 1915 елның 24 февраленда үлгән, Уфа губернасыннан.
4нче пехота полкы рядовое Саладжин Тумеркаев, 1915 елның 14 мартында үлгән, Уфа губернасыннан.
8нче артиллерия батареясы бомбардиры Хабибулла Сагидуллов Рахматуллин, 1915 елның 11 апрелендә үлгән, Уфа губернасыннан.
110нчы пехота полкы рядовое Абдул-Кәрим Бахетгореев, 1915 елның 13 июнендә үлгән, Уфа губернасыннан.
5нче пехота полкы рядовое Зайнулла Муфсахатинов, 1915 елның 20 июлендә үлгән, Казан губернасыннан.
Слоним шәһәре имамы Сөләйман Байрашевский 1914-1915 елларда Беренче Бөтендөнья сугышында Белоруссиядә һәлак булган мөселман солдатларына куелган һәйкәл-обелиск янында аларны искә алу мәрсиясе – кайгы тантанасы вакытында.
Казан шәһәре.
РЕДАКЦИЯДӘН. Без бу хатны каләмдәшебез Игорь Соловьевның теләге буенча «Бердәмлек»тә бастырырга булдык. Ерак Белоруссия җирендә мәңгелеккә ятып калган дин кардәшләребез турында бу мәгълүмат күпләрдә кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз. Әйе, безнең татарлар кайларда гына булмаганнар, нинди генә газаплар чикмәгәннәр, газиз башларын кайсы төбәкләрдә генә салмаганнар икән.
Күрсәтелгән исемлектә Самара губернасыннан да бер милләттәшебез – Хәләфетҗин Сөләймановның исеме бар. Бәлки, кемдер, бу исемдә, әти-әниләре, әби-бабалары сөйләп калдырган истәлекләр буенча үзенең якын туганын таныр. Кем белә, Ходайның ихтыяры бик киң бит ул. Кемдер югалта, кемдер таба бу дөньяда. Тик беркайчан да киләчәккә өметебезне генә югалтмыйк!
Белешмәләр өчен Казандагы телефон: (8-846)-554-31-49 Игорь Геннадьевичны сорагыз.
Электрон почтасы: mailo:cig@mi.ru
Теләгән кеше Белоруссиянең Слоним шәһәрендә яшәүче Сөләйман Байрашевский белән дә bajsu@mail.ru адресы буенча интернет аша контактка керә ала.
Игорь СОЛОВЬЕВ, эзтабар, журналист |
Иң күп укылган
|