поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.07.2020 Медицина

Табиблар хатасының бәясе күпме?..

2018 елда Салаваттан кечкенә Петя Серегин табиб хатасы нәтиҗәсендә зәгыйфь туган. Петяның әнисе Екатеринага табиблар улыннан баш тартырга тәкъдим иткән, ә бер елдан сәламәт бала табарга мөмкинлеген белдергән. Әни кеше үз баласын ничек ташласын?

Нәтиҗәдә, Петяны, ДЦП һәм башка җитди авыруларны диагностикалап, дәваханәдән чыгаралар, малайга инвалидлык тәгаенләнә.

Кызганычка каршы, Екатеринаны язмыш болай гына сынамый әле: тормыш авырлыкларына түзә алмыйча, ире, хатынын инвалид улы һәм кечкенә кызы белән калдырып, гаиләдән чыгып китә. Тик Екатерина моңа бирешми һәм баланы аякка бастыру өчен бөтен көчен куя, ә тиздән яңадан кияүгә чыга. Екатерина әйткәнчә, ике ел эчендә Петяның тормышында бик күп үзгәрешләр булды. Малайның язмышына битараф булмаганнар ярдәме белән берничә тернәкләндерү курсын узган.

Нәкъ менә әлеге курслар, дөрес сайланган препаратлар белән бер комплекс тәшкил итеп, баланы газаплы эпилептик өянәкләрдән коткарган. Хәзер алар тулысынча тукталган, ә бит элек көнгә 300 приступка җиткән!

Әйе, Петя әле һаман да йөрми, хәтта утырмый да, ләкин прогресс бар һәм ул бик зур. Мәсәлән, улы аңа мөрәҗәгать иткән сөйләмне аңлый башлаган, әйләнә-тирә дөнья белән рәхәтләнеп кызыксына, кешеләргә тартыла башлаган, хәзер ул мультфильмнар карарга ярата, ә бит күптән түгел генә аны берни дә кызыксындырмаган.

Табиблар, даими рәвештә шөгыльләнергә кирәк, дип кабатлый. Әнисе аның тернәкләнүенә чын күңелдән ышана. Кызганычка каршы, барысы да алай җиңел түгел. Һәр тернәкләндерү курсы өчен күп кенә чыгымнар таләп ителә һәм аны һәр өч ай саен узарга кирәк. Инвалидлыкка карамастан, дәвалануга чыгымнарны тулы күләмдә каплау өчен пенсия җитми, гаиләдә тагын бер бала бар бит. Иң яхшы очракта, тернәкләндерү үзәгенә елына бер тапкыр барырга туры килә, ә бит вакыт уза.

Июль ахырында Петяны яңадан "Сакура" клиникасында көтәләр, ләкин 191 500 сумлык исәп гаилә өчен күтәрә алмаслык булып чыкты, шуңа күрә малайның әнисе битараф булмаган укучылардан ярдәм сорарга булган.

Әгәр дә сез малайга ярдәм итәргә телисез икән, 8(909)345-69-36 (алучы - Екатерина Андреевна С., Петяның әнисе) номеры буенча булдыра алганча өлеш чыгара аласыз. Изгелек юлда ятып калмас!

Чыганак

Фото:m.kp.ufa.ru


---
Матбугат.ру
№ --- | 14.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»