поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.07.2020 Җәмгыять

"Татар шакккатты. Зөләйха “җебегән , күшеккән” тавыкмы?"

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәрен укыганнан соң туган уйлар. Үз фикерләре белән Казаннан Эльвира Хаббанова уртаклаша:

Ни өчен Зөләйха күзләрен ача? Нигә татар хатынының җыелма образы буларак сурәтләнгән бу персонажның күзләре теленнән, диненнән, милләтеннән ваз кичкәннән соң ачыла? Ирен күз алдында үтергәннән соң, Себергә сөрелгәннән соң, Себер урманнарында бәби тапканнан соң ачылгандыр, бәлки? Ни өчен нәкъ менә күзләрен ача?

Җавап: Зөләйха үзен шәхес итеп тоя башлый. Тик... Бу бик зур тавыш куптарган әсәр, әле дә җитмәсә, фильмы да чыкты. Татарстан чат ябышеп фильмын да карады. Безнең турыда бит, татар хатыны турында. Мин шовинист та, расист та түгел. Мин үзем дә милләт рухлы кеше. Ә фильмда исә... Фильмда исә татар рухының, татар калебенең нечкә җепләрендә әй уйнап та куйдылар соң! Әсәрнең дә, фильмның татар рухлы шәхесләрдә зур резонанс уятуы юкка түгел, юкка түгелдер... Кайбер иптәшләрем аңлап та бетермәделәр. "Ни эшләп тавыш чыкты соң әле? "Вполне себе симпатичное произведение", "И вполне интересный фильм, браво Чулпан", - диеп, үзара фикер алыштылар.

Әсәр кызыклы, бер утыруда укып бетермәле. Матур телле. Өстән караганда, әлбәттә, шулай. Бәлки язучының максаты татарны хурлау да түгелдер, кем белә? Бәлки ул hәрбер хатын-кыз бәхеткә лаек, яhүди белән элемтәдә торамы ул, урыс беләнме, нимес беләнме – барыбердер бәлки? Иң мөhиме - бәхетле булу, кызыл җеп белән шул ярылып ята монда. Өстән караганда... Төпкәрәк чумсак?

Ник Зөләйха? Ник Бибигайшә, Бибинур, ягьни, мәсәлән, Биби тугел? Гадирәк исем, шулаймы? Ә менә Зөләйха – менә дигән! Гаяз Исхакыйның зыялы, керсез, чиста, иманлы, инсафлы, динен-телен сатмаган, иренә тугры калган Зөләйха. Татарның йөзек кашы булып торган, символик образ – чиста , пакь, саф татар хатыны Исхакыйның герое... Зөләйханы калькалаштырган Яхина. Яхина татарны танытты, диләр, утызлап телгә тәрҗемә ителгән, имеш. Ышанам. Татарны танытканга мәдхия җырлыйкмы? Тик хәзер татарны утыз илдә дөрес таныйлармы соң инде? Ә татарның көчле әсәрләре... Көчле әсәрләре байтак аның.

Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сы ни тора! Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы? Матурлык символы булган шушы әсәрнең геройларына да селтәнә бит Гүзәл. Йосыфны Юсуф-Юзуф-Йосиф дип үзгәртә ул. Татар шакккатты. Зөләйха “җебегән , күшеккән” тавыкмы? 

Кайнаналарыбыз, ирләребезне күз карасыдай тәрбияләп үстергән ана – упыриха? Тик без укытучыларыбызның, әни-әбиләребезнең киңәшләрен, Ризаетдин Фәхретдиннең "Балаларга үгет-нәсихәт"ен укып үстек. Безне дә әбиләр тәрбияләде. Зурларга кирәк аларны. Хөрмәт кирәк. Ашаганнан соң дога укып куй. Йоклар алдыннан да... Ә аркадан кан акканчы себерке белән яру бернинди киртәгә сыймый...

Бардыр андый гаиләләр дә. Этле-мәчеле торганнары да бардыр. Тик татар хатыны андый түгел бит. Минем әби дә – татар хатыны. Татар хатыны җебегән тавык түгел, күпчелек эш сөйгән, баскан җирендә ут чыгарган, унар бала тәрбияләп үстергән, кайнанасын кутәреп (!) мунчага илткән, юындырган, караган. 20 нче гасыр башы татар хатыны шундый. Җыелма образ. Зөләйха каклар урлап (!) зират ияләренә илтә. Татарлар 922 елдан бирле мөселманнар, ислам динен тоталар, мәҗүсилеккә урын юк монда. Мәчеттә! Аллаһы йортында зина кылуны фильмда күрсәтү кирәкмәс иде... Күп дусларым шул сериядән соң карап та тормаганнар фильмны. Ирен утерүче Иван (шулай ук җыелма образ – Зөләйханы батып үлүдән коткара, яхшы эш бирә, бүрәнә ташытмый, улына акча бирә, фамилиясен дә бирә хәтта), русча әйткәндә, откупился. Шул рәвешле мәхәббәтен, яратуын исбатлады, ирен үтерүен – зур гөнаhын да юып төшерергә тырышты. Бу да өстән караганда гына шулай. Романтик элпә астында мәгънә – рус фамилиясен алсаң – ак, керсез юллар ачыла, татар булып калсаң – Себердә черисең.

Болай язмаска иде, тегеләй язарга иде, дип Яхинага әйтеп булмый инде. Әгәр аның канында татар милләте турында кисәк-мисәк, ертык-умырык күзаллаулар икән, берни эшләр хәл юк. Тел белмәгән, динен белмәгән кешедән нинди саф татар хатыны образы тудырмак кирәк? Мимикасыз, сүзсез, үз фикере булмаган, «тере мәет» кебек татар хатынын фильмда чыгардылар.

Татар халкы шуңа битараф кала алмады. Җәмәгатьчелек шуңа тавыш чыгарды. Азчылык тавыш куптарды. Битараф булмаганнар. Күпчелек шәп роман дип кул чапты. Язучылык каләме тарафыннан караганда, бәлки шәптер дә. Миллионнар укый, ләбаса. Тирән фикри яктан төпкәрәк чумсаң... Башлар әйләнә. Инкыйраз, Гаяз ага, шушыдыр, күрәсең. Дусларым арасында татарлар да, руслар да, татарча белмәүче татарлар да күп.

Берегезнең бакчасына да селтәнеп таш атасым килми. Дус булыйк. Тату булыйк. Бердәм булыйк. Бу бары тик әсәргә караган фикерләр генә. 

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.07.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»