поиск новостей
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
09.08.2010 Җәмгыять

ЭТ ЯЗМЫШЫ

– Берәр хәбәр бармы? – дип борчылып сорады сейсмопартия җитәкчесе, вагон ишегеннән яртылаш тыгылып.

 

– Юк шул... Тып-тыныч... – дидем, пышылдап диярлек һәм аның күзләренә туры карарга куркып, алдымдагы рациягә төбәлдем.

 

Контора урнашкан вагон ишеге ябылуга, дерт итеп куйдым. Куркыныч тынлык урнашты. Мин үземнең йөрәк тибешемне ишетәм: “Юк-юк! Юк-юк...”

 

Югалганнарына бер атна!!! Тайгада кешене эзләү – салам эскертеннән инә табарга маташу ул! Ә берни эшләмичә көтеп яту – гөнаһ! Алты көн элек ауга киткән бер танкист һәм ике урман каравылчысын бөтен сейсмопартия эзли.

 

Планны үтәп, сезон ябылуга якынлашкан көннәрдә шундый хәл килеп чыгу бик аяныч шул. “Шеф” үзен-үзе битәрли! Ул рөхсәт бирмәсә, ауга китмәгән дә булырлар иде. Хәсрәтләнүе йөзенә чыккан. Ашамый, эчми. Бер атна элек башлаган отчетлары ничек калган, шулай чәчелеп ята.

 

Ишек артында Бимның шыңшуы ишетелде. Торып вагон ишеген ачтым. Эт моңсу күзләрен тутырып миңа карап тора.

 

– Юк шул, дускаем, юк... Шатландырырлык бер генә яңалыгым да юк, – дим, арык спаниельне сыйпап.

 

Нинди акыллы җан иясе! Танкист Валераның шушы эте, үзе белән ауга киткән җирдән, өч көн үткәч, өстерәлеп кайтып керде. Аптыравыбызның чиге-чамасы булмады! Пычыранып, яраланып, ябыгып беткән!

 

Ни булды икән соң анда? Бик сөйләр иде дә, теле юк шул! Бөтенебезне аптыратып, әле беребез, әле икенчебез янына килеп, күзебезгә туры карап, шыңшыды да шыңшыды. Әле дә, хуҗасыннан берәр хәбәр юк микән дип килгән ич!

 

Ишекне шар ачып куйдым да янына чүгәләдем. Минем тез башына юеш борынын терәп, күкрәк баласыдай өзеп-өзеп, әрнеп, улап елый...

 

Эзләргә чыгучылар мескен этне үзләре белән алып, танк үтәрлек нинди җир бар, барысын айкадылар. Каян әйләнеп кайтканын ул барыбер танырга тиеш ич! Барыбыз өчен дә Бим соңгы өмет иде...

 

– База, база... – дигән тавыш ишетеп, рацияга таба атылдым. – Николаевичка әйтегез, Валераның танкын таптык, базадан 180 чакрымлап булыр. Тапсуй елгасының уң як яры буенда. Көймәләре дә, үзләре дә юк... Агым көчле монда. Елганың иң нык ачылган урыны шушында. Бүтән җирдә боз катламы.

 

– Аңлашылды. Рәхмәт, егетләр... – дидем һәм “шеф” яшәгән балокка (балок – күчмә вагон йорт) ашыктым.

 

Шатландыра алмадым мин аны... Техника табылу эзләренә төшү өчен юл ачса да, кешеләрнең бер атнага хәбәрсез югалуы, гомеренең егерме җиде елын шомлы сазлыкларда, тайгада уздырган җитәкчегә үз нәтиҗәсен чыгарырга мөмкинлек биргәндер.

 

– Танкист югалса да аптырамас идем, шушында туып-үскән урман каравылчыларының юкка чыгуы тетрәндерә... – диде ул, сөңгедән тамган тамчының, бозга тишек ясап азаплануына төбәлеп.

 

Себергә быел яз иртә килде. Апрель уртасы гына югыйсә, ә көндезләрен балтырны күмәрлек су ерып йөрибез. База тирәли “чәчелгән” күлләр, елгаларда әллә кайчан су чыкты... Кышкы юл үтәлмәслек булып эрегәнче халыкны партиядән чыгару зарур!

 

Ун көн эчендә сиксән кешедән торган “гаилә” таралышып бетте. Ә безгә “өстән” тагын ике атна торырга боерык килде. Калган алты җан, һәрберебез үз эше белән мәшгуль. Киеренкелекнең чамасы юк! Тегеләрнең югалуына айдан артык вакыт узды!!! МЧС вертолетлары ун көн буе баш очында тырылдады, әмма файдасы гына булмады. Исән түгеллекләре көн кебек ачык булса да, кайсыдыр берсе кайтып керер сыман...

 

Бимның котырынып өрүенә вагоннан атылып чыктым. Елга аръягында яшәүче хант – Кантимер икән. Мине күрүгә кул болгап чакыра башлады.

 

– Сезнекеләр түгел микән? – диде ул. – Энем Тапсуй буенда бер гәүдә тапкан... Кешегә охшаган, ләкин бите юк... Балык ашаган ... Бөтен киеме ләмгә баткан...

 

Мин коелып төштем. Ул арада башкалар да җыелды. Дүрт кеше МТЛБУга төялеп хант күрсәткән якка китте. Без ике кеше базада калдык. Бимның өзгәләнүенә чама юк. Үз-үзен ата, бәргәләнә, чиный, улый...

 

Хант әйткән гәүдә – урман каравылчысыныкы булып чыкты. Икенче көнне, ул табылган җирдән ярты чакрым түбәнрәк икенчесен, аннан ерак түгел генә танкистны табып алдылар. Валераны базага кайтардылар, тегеләрен Таёжный посёлогына алып киттеләр.

 

Пәһлеван чаклы ирләрне ник алган ул Себер елгасы? Гаиләләренә күпме кайгы-хәсрәт!

 

Түземсезләнеп Төмәннән машина килүен көтәбез. Валера шунда туып үскән. Уен-көлкеле, эчкерсез, ярдәмчел бу ир унтугыз ел сейсмопартияда эшләгән. Ике кызын, улын югары уку йортында укытып чыгарып, башлы-күзле иткән. Инде оныклары өчен тырышып яткан чагы иде... Ирләр Бимны слесаркага кертеп, бәйләп куйдылар. Югыйсә барыбызны өзгәләп ташлаячак! Ничек аңлатырга ул хайванга безнең гаеп югын? Хуҗасы аңа унике ел буе ата һәм ана назын биреп, яратып яшәгән. Аннан да якын кешесе юк...

 

– Бим кая?! – дип акаеп сорады, штукатурланган ханым “Тайота”дан төшеп.

 

Валераның хатыны икән. Этен алырга килгән.

 

– Кайгыгызны уртаклашабыз... – дияргә дә өлгермәде техрук, хатын аңа:

 

– Миңа отпускнойларын, шурум-бурумнарын кем аркылы алырга?! – дип кырт кисте.

 

– Барысын да Төмәнгә кайткач, идарәдән сорашырсыз...

 

– Эт кая?! Между прочим... 120 мең тора ул!

 

Этен китерделәр. Ул ханымны сөйрәп, хуҗасы салынган КамАЗ вахта-автобусын таба ыргылды. Егылмас өчен хатын каешны кулыннан ычкындырды һәм:

 

– Суууука... – дип ысылдады.

 

Бимны тотып алып, тынычландыргач, “Тайота”ның арткы утыргычына кертеп бәйләп куйдылар. “Үги әнисе” йодрыгын төйнәп, сыртына берне менеп төште һәм руль артына кереп кунаклады.

 

Машина тәрәзәсенә сылашкан Бимның ялварулы, ярдәм сораган карашы безгә төбәлгән. “Зинһар, алып калыгыз мине...” – дия иде аның күзләре.

 

Алар кузгалып китте. Бим, хуҗасын алыштырырдай, туган җан таба алырмы икән?

 

...Вагон эчен яңгыратып телефон шылтырады. Трубканы күтәрүгә, ачы сүгенү авазы ишетелде:

 

– Суууука... качты сволочь! Заправкага туктагач, каешын чәйнәп өзгән... Партияга кайтса, хәбәр итәрсез...

 

Бим кайтты. Югорскидан базага 135 чакрым бит! Кайткан, адашмаган! Киткәннәренә көн ярым дигәндә, контор ишеген тырнап елаган тавышка йөгереп чыксам, күзләрен мөлдерәтеп басып тора...

 

Ханты-Манси автоном төбәге.


Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА
Татарстан яшьләре
№ 17 | 07.08.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar