|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2020 Мәдәният
«Татаркино» социаль челтәрләрдә кино турында видеоканал ача
«Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова нәфис фильмнар трансляцияләнер дип тә вәгъдә итә, моның өчен кирәкле лицензияләр алынган «Татаркино» оешмасы карантин темасы көн тәртибеннән төшкәнчегә кадәр социаль челтәрләр аша видеоканал алып барырга вәгъдә итә. «Инстаграм-телевидение» проекты программасын оешманың матбугат үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ. Көн саен «Татаркино» һәм «Мир» кинотеатры битләрендә тематик видеороликлар һәм интервьюлар тәкъдим ителәчәк, кино темасына туры эфирлар үткәреләчәк, уникаль фильмнар күрсәтеләчәк.
Дүшәмбе көннәрендә «Татаркино» аккаунтларында Татарстан документалистлары фильмнары турында сүз барачак. Сишәмбе көнне «Мир» кинотеатрында һәм ТР Кинематографистлар берлегендә сакланган уникаль экспонатлар белән таныштырачаклар.
Һәр чәршәмбе җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән фильмнар турында сүз барачак. Пәнҗешәмбе көнне режиссерлар, сценаристлар, операторлар һәм башка кино профессиясе вәкилләре үз хезмәтләренең үзенчәлеге турында сөйләячәк.
Җомга көнне балаларны «Мульт-дәрес» көтә. Шимбә көнне — кино турында мифлар һәм фактлар, халыкара кинематография үсеше турында мәгълүмат. Якшәмбе көнне «Татаркино» үзенең IGTV каналында нәфис фильм төшергән кинематографистлар иҗаты белән таныштырачак.
«Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова нәфис фильмнар трансляцияләнер дип тә вәгъдә итә, моның өчен кирәкле лицензияләр алынган.
--- |
Иң күп укылган
|