|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2010 Мәдәният
ИГЪТИБАР! "ТАТАР МОҢЫ" ЭКРАНДА!17нче августта "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе "Татар моңы – 2010" конкурсының ничек узганын күрсәтә башлый. Дүшәмбедән алып җомгага кадәр һәр эш көнендә 18 сәгатьтә "Татар моңы" тапшыруларын, ә 30нчы августта гала-концертны карагыз! Бу тапшыруларда тамашачылар быелгы Халыкара телевизион "Татар моңы – 2010" конкурсына чит төбәкләрдән килгән сәләтле яшь башкаручылар белән таныша алачак. Шулай ук, сайлап алу турлары, конкурсның финалына кемнәр чыгуын, гомумән, сәхнә арты тормышын да күрергә мөмкин.
Саннарга күз салсак, быел Халыкара телевизион "Татар моңы – 2010" конкурсында катнашырга 2 меңнән артык кеше теләк белдергән. Шуларның бары тик 200-е генә сайлап алу турларын узган. Ә иң яхшы башкаручыларның чыгышын тамашачылар 30нчы августта күрсәтеләчәк гала-концерта карый ала. Башлана 14:15тә.
|
Иң күп укылган
|