|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев үз йолдызлар аллеясын ясый (ВИДЕО)Җырчы Фирдүс Тямаевтан төзелеш мәйданыннан яңа лайфхак. Аның концертлар булмаган арада төзелеш эшләре белән шөгыльләнүе турында хәбәр иткән идек инде. "Кулдан бар эш тә килә," - ди, Фирдүс. Бу юлы җырчы командасы белән бергә ясаган бордюрга "Безнең Тямай", дип яза. "Аптырап тормадык, йолдызлар аллеясын үзебезнекен ясарга булдык!" - дип, шаярта. Язылучылары бу шаяруны төрлечә кабул иткән. "Фирдүс энем, без сине БИК хөрмәт итәбез!!! Шуның өчен генә язарга булдым. Фамилия белән Исемеңне таптап йөрмәсәгез иде, кирәк түгел. Хөрмәт йөзеннән генә язам. Энем, ачуланма!" - (орфография һәм пунктуация автордан) дигән хәбәр калдырган бер инстаграм-дусты.
--- |
Иң күп укылган
|