|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2010 Җәмгыять
ЧИШЕНӘБЕЗ ДӘ ЧИШЕНӘБЕЗЮгыйсә тышкы шәрәлектән рухи шәрәлеккә дә ерак калмый... Авылдагы кибетләрнең берсендә чиратта басып торам. Минем алда, артта – 3-4 кеше. Берзаман кибеткә трусиктан гына бер егет килеп керде дә, бернәрсә дә булмаган кебек, витринадагы үзенә кирәк товарны эзли башлый. Кибеттәге барлык кешенең шар ачылган күзләре аңа юнәлде. Егет һаман эчен кашый-кашый ризык сайлый. Әйтерсең, үз өендәге суыткыч каршында басып тора. Әйе, аны эсселеккә түзә алмыйча чишенеп аткан дип акларга булыр иде, ләкин вакыт та кичке сәгать 11ләр тирәсе бит. Менә шулай да йөриләр икән хәзер кибеткә...
«Челлә нәрсәләр генә күрсәтми», диләр. Чыннан да, ул күп әйберне ачып сала икән бит: термометрдагы терекөмеш баганасы югарыга күтәрелгән саен, кызларның да итәкләре кыскарганнан-кыскара бара. Егетләрнең дә калышасы килми – соңгы ике елда кыска шортиклар да модага керде аларда. Еш кына майкаларын да салып аталар. Ә аяктан алып кендегенә кадәр үсеп менгән «урман» берәрсен ялгыш кына булса да җирәндерер, дигән уй-фикер башларына да килми.
* * *
Сорау туа: нигә чишенәбез? Эсселек сәбәпме яки бу аклану гынамы?! Кызлар шәрә ботлары, ачык кендеге белән егетләрнең игътибарын җәлеп итәргә тели икән, билгеле бит инде, аек акыл белән гамәл кылган ир-ат андый туташ белән җитди һәм ныклы мөнәсәбәт урнаштырмый. Ә без егетләр тәнне нәрсәгә шәрә килеш күрсәтергә яратабыз? Эчтә 6 «кубик» (пресс) үстергәнче IQ дәрәҗәсен 6 баллга баету хәерлерәк түгелме икән?
Медицина өлкәсендәге белгечләр инде күптән артык чишенүнең кызларга да, егетләргә дә төрле яктан зыян китергәнен исбатладылар. Цивилизация үсеше үзенең шундый югары ноктасына күтәрелеп җитте ки, кешеләр акыллы машиналар, роботлар уйлап чыгаралар, ә кием эволюциясе, күрәсең, артка таба бара – чишенәбез дә чишенәбез.
Ничек булса да, чишенү-чишенмәү – һәр кешенең үз ихтыяры. Тик бер нәрсәне онытмаска кирәк: артык чишенү, үз матурлыкларыңны ачык итеп күрсәтеп йөрү кешене эчке – рухи яктан да чишендерә.
Илдар ГАБИДУЛЛИН |
Иң күп укылган
|