|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2020 Фаҗига
Баланы коткарып кала алмыйлар...Бу мәгълүмат сезне куркытыр өчен түгел. Кисәтер өчен. Шушы көннәрдә Казанда фаҗига булды. 4 яшьлек кыз 8 каттагы йортның тәрәзәсеннән егылып төшә. Баланы коткарып кала алмыйлар. Әлеге дә баягы москит сеткалары инде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, әти-әнисе йокларга яткан. Бала да башта йоклый. Аннары уяна да тәрәзә төбенә китә. Һәм... Җәй саен шул ук хәл. Сабыйлар сетканың нык әйбер түгел икәнен аңламый бит. Өстенә пыяла тәрәзәгә авышкан кебек авышалар да... Алла сакласын. Балаларыгызны саклагыз. Сеткаларга игътибар итегез.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|